Accessibility links

Кемеровода “Зимняя вишня”да янгында гаепләнүчеләргә хөкем карары чыгарылды


"Зимняя вишня" эше нигезендәге мәхкәмә утырышларның берсе, 2021 елның 30 сентябре.
"Зимняя вишня" эше нигезендәге мәхкәмә утырышларның берсе, 2021 елның 30 сентябре.

Мәхкәмә сигез кешене гаепле дип тапкан һәм аларны 5 елдан 14 елга кадәр гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән

29 октябрьдә Кемерово мәхкәмәсе "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эш нигезендә гаепләнүче сигез кешегә хөкем карарының резолютив өлешен игълан иткән.

Мәхкәмә аларны гаепле дип тапкан һәм 5 елдан 14 елга кадәр гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән. Бу хакта мәхкәмә залыннан Сибирь.Реалии хәбәрчесе хәбәр итә. Хөкем карарын игълан итү 8 ноябрьдә дәвам итәчәк.

Иң озын мөддәтләр "Кемерово кондитерлык комбинаты"ның (сәүдә үзәге аныкы булган) элеккеге баш мөдире Юлия Богдановага (14 ел), "Зимняя вишня"ның хуҗасы һәм баш мөдире Надежда Судденокка (13 ел һәм 6 ай), шулай ук милекче ширкәтенең техник мөдире Георгий Соболевка (11 ел) бирелгән. Сакчы Сергей Антошин сигез елга колониягә хөкем ителгән.

Сәүдә үзәгендә янгын сигнализациясенә хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнгән "Системный интегратор" ширкәте җитәкчесе Игорь Полозиненконы һәм аның кул астында эшләүче Александр Никитинны мәхкәмә 6,5 һәм 5,5 елга ирекләреннән мәхрүм иткән.

Янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең каравыл башлыгы Сергей Генинга мәхкәмә биш ел колония җәзасы билгеләгән.

Янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядының янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе Андрей Бурсин алты елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Моннан тыш алар һәр һәлак булучы өчен – миллион сум, сәламәтлегенә авыр зыян килгәннәргә - 500әр мең сум, уртача зарар килгәннәргә - 300әр мең сум, рухи һәм әхлакый зыян өчен 100әр мең сум түләргә тиеш булачак.

Сәүдә-күңел ачу үзәге җитәкчелеген имин булмаган хезмәтләр күрсәтүдә һәм янгын иминлеге таләпләрен үтәмәүдә, ә ике янгын сүндерүчене – эшенә салкын карауда гаепле дип тапканнар.

2018 елның 25 мартында "Зимняя вишня"да янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. 147 кеше җәрәхәтләнде. Янгын турында кисәтү системы эшләмәү нәтиҗәсендә бинадагы кайбер кешеләр эвакуацияләнми калды. Ишекләр бикле булу сәбәпле күпләр кино залларыннан чыга алмады. Аларның күпчелеге — балалар. Янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе җимерелеп төште.

Мәхкәмә Генин һәм Бурсинны гаепле дип таныса да, күпләр, шул исәптән янгын сүндерү өлкәсендәге белгечләр, "янгын сүндерүчеләрнең 60 кешене коткарырга бер генә шансы да юк иде", ә җинаять эшен иҗтимагый тынычлык өчен генә ачтылар дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG