Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә


Уфа шәһәрендәге сәүдә үзәге. Архив фотосы.
Уфа шәһәрендәге сәүдә үзәге. Архив фотосы.

Алданрак кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдә кала.

29 октябрьдән Башкортстанда коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелә. Республика башлыгы Радий Хәбиров яңа карары белән 30 кешедән артык катнашучысы булган эшлекле, мәдәни, күңел ачу һәм спорт чараларын үткәрмәскә, андый мөмкинлек булмаганда башка вакытка күчерергә тәкъдим иткән. Шул ук вакытта Хәбиров "төбәкнең оператив штабы карары нигезендә" уздырылучы чараларга искәрмә ясаган.

2021 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр ял көннәре чорында республикада 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр күңел ачу чаралары үткәрү һәм дистанцион сәүдәдән (китереп бирүдән) тыш җәмәгать туклануы хезмәтләре эшчәнлеге тыела. Балаларның уен бүлмәләре һәм балалар күңел ачу үзәкләренең эшчәнлеге дә туктатып торыла.

Эш бирүчеләргә барлык 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне һәм хроник авырулары булган затларны "вакцина ясату һәм иммунитет формалаштыру" өчен 29 октябрьдән дүрт атнага өйдән торып эшләүгә күчерергә тәкъдим ителгән.

Аерым пункт буларак республика башлыгы эш бирүчеләргә коронавирустан вакцина ясаткан хезмәткәрләрен, хезмәт хакларын саклап, ике көнгә эштән азат итү мөмкинлеген карауны тәкъдим иткән.

Алданрак кертелгән барлык чикләүләр дә гамәлдә кала. Өлешчә алганда, 29 октябрьдән 60 яшьтән өлкәнрәкләр, шулай ук хроник авырулары булганнар мәҗбүри рәвештә үзизоляциядә булырга тиеш. Бу таләп вакцина ясатуы турында сертификаты яки алты ай эчендә коронавирус белән авыруы турындагы белешмәсе булганнарга кагылмый.

Шулай ук Уфа мэриясе коронавирусның җәмәгать транспортында таралуына юл куймау чараларының планын раслады. Анда битлек кимәүчеләргә хезмәт күрсәтмәскә тәкъдим ителә. 2020 елның апрелендәге кебек үк, транспорт салоннарында көн саен мәҗбүри дезинфекция уздыру таләбе куела.

Чәршәмбе көнне Башкортстанның Югары мәхкәмәсе уфаларның октябрь аенда Радий Хәбиров керткән коронавирус чикләүләренә карата дәгъвасын канәгатьләндермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG