Accessibility links

Токиода билгесез ир-ат метрода халыкка пычак белән һөҗүм иткән


Гомуми фото
Гомуми фото

Кимендә 15 кеше зыян күргән.

Япония башкаласында билгесез ир-ат метрода халыкка пычак белән һәҗүм иткән һәм янгын чыгарган. Бу хакта Киодо агентлыгы хәбәр итә. Әлеге вакыйганың шаһитлары төшергән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Бу хәл Токио шәһәре префектурасының Тефу шәһәрендә булган. Билгесез ир-ат метро поездында башта пычак белән халыкка кизәнгән. Шуннан соң вагонда янучы сыеклык сибеп янгын чыгарган. Поездда хлорид кислотасы таралган, дип белдергән шаһитлар.

Социаль челтәрләрдә таралган видеодан күренгәнчә, кешеләр күрше вагоннарга йөгерә, кайберәүләр тәрәзә аша чыгарга өлгерә.

Нәтиҗәдә, кимендә 15 кеше зыян күргән дип хәбәр итә Киодо агентлыгы. Ә NHK телеканалы язуынча, 6 кеше зыян күргән, шуларның берсе үлгән диелә.

Токио полициясе һөҗүм иткән кешене кулга алган, ул каршылык күрсәтмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG