Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан җәмәгатьчелеге Дәүләт архивын шәһәрдән күчермәүне сорап республика президентына мөрәҗәгатькә имза җыя


Архив документларының берсе
Архив документларының берсе

Татарстанның Дәүләт архивын Столбище авылына күчерү белән килешмичә, галимнәр, төбәкчеләр, экскурсоводлар һәм җәмәгать эшлеклеләре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә булган. Хатка имза җыю бара. Казанда идарә бинасы гына калачак.

Татарстан президентына мөрәҗәгатьтә архив күчерелгән очракта, документлар белән эшләргә теләүчеләр, тикшеренүчеләр өчен бу зур кыенлыклар тудырачагы әйтелә.

Аерым алганда, Дәүләт архивының яңа урынына транспорт белән барып җитү бик кыен, чөнки шәһәр автобуслары анда кадәр йөрми, диелә. Моннан тыш, архивта уку заллары да булмаячагы искәртелә. Архив белән эшләү студентлар, могаллимнәр, галимнәр, тарих өлкәсендә тикшеренүләр алып баручылар, экскурсоводларга һәм гаиләләре тарихын торгызучыларга бик мөһим, дип искәртә авторлар.

"Соңгы елларда без туган якның тарихына кызыксыну артуын күрәбез, архив еракка күчерелгәч, бу юнәлештә алга таба үсеш мөмкин булмаячак" диелә хатта.

Фән белән шөгыльләнүчеләрнең һәм гади халыкның архив фондларына ихтыяҗы зур булуын дәлилләп, "уку залында эшләү өчен бер ай алдан язылып куярга кирәк" дип өсти авторлар.

Фондларны күчергәндә аларның бер өлеше югалыр, документларның моңарчы салынган тәртибе бозылыр, аңа урынга күчү тәҗрибәле кадрларны югалтуга китерер дип тә борчыла хатны язучылар.

Хатта дәүләт архивын шәһәр эченнән күчерү һуманитар каза белән тиңләнә.

"Тарихи хәтер чыганагы аны һәркем куллана алырлык булырга, кешеләрне читкә этәрү түгел, җәеп итеп торырга тиеш. Сүздә моны аңлау бар, кешеләрнең тәңгәллеге белән эшләү кирәклеге турында президентның Дәүләт шурасына юлламасында да, мәдәният министрлыгы стратегиясе тезисларында, федераль һәм республика кануннарында да укыйбыз. Ә гамәлдә исә киресенчә килеп чыга" дип нәтиҗә ясый хат авторлары.

Хәзерге вакытта мөрәҗәгатькә имза җыю бара.

Татарстан Дәүләт архивының Казаннан Столбище артындагы ялан кырга күчереп утыртылачагы турында быел җәй билгеле булды. Яңа бина башта Росреестрның федераль оешмасына дип төзелгән булган. Җәмәгать транспорты анда хәтле йөрми, иң якындагы тукталышка кадәр өч километр чамасы барырга кирәк.

Столбищега "Гасырлар авазы" журналы редакциясен дә күчерергә ниятләнә. Күченү киләсе 2-3 елда башкарылыр дип көтелә.

Моңа кадәр Татарстан дәүләт архивы идарәсе карамагында берничә бина бар иде. Декабристлар урамында һәм 8 март урамында икешәр бина, шулай ук Кремлевская һәм Кави Нәҗми урамнарында да бинасы эшләде. Дәүләт архивы идарәсе үзе Ново-Песочная урамында урнашкан, бу идарәне Казанда калдырырга ниятләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG