Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Европа берлегендә Украина чигендә Русия хәрбиләре саны артуына борчылалар


Washington Post искәртүенчә, соңгы айларда Украинага карата Русия хакимиятләренең риторикасы кырысланган, шулай ук соңгы көннәрдә Донбасстагы низаг мәйданында киеренкелек арткан.

Кушма Штатлар һәм Евопа берлеге илләренең рәсми затлары Украина белән чиктә Русия хәрбиләре төркеменең артуына, шулай ук Русия хәрбиләрен һәм техникасын күчереп йөртүләренә борчыла. Бу хакта 31 октябрьдә The Washington Post язды.

Басма әйтүенчә, АКШ һәм Европа берлеге әлегә рәсми белдерү ясамаган, аларның вәкилләре хәзерге вазгыятьне апрель ае белән чагыштыра, ул вакытта Вашингтон һәм аның беректәшләре аннексияләнгән Кырымда һәм Украина белән чиктә Русия хәрбиләренең туплануына борчылган иде.

Washington Post искәртүенчә, соңгы айларда Украинага карата Русия хакимиятләренең риторикасы кырысланган, шулай ук соңгы көннәрдә Донбасстагы низаг урынында киеренкелек арткан. Фронтның бер бүлгесендә артиллерия катнашындагы атышлар нәтиҗәсендә Украина хәрбиләре арасында үлгән һәм җәрәхәтләнгәннәр бар. Үз чиратында Украина беренче мәртәбә Төркиядә җитештерелгән "Байрактар" бәрмә пилотсыз очкыч кулланды. Бу Мәскәү тарафыннан тәнкыйтьләнде.

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Русиянең көнбатыш һәм көньяк төбәкләрендә Русия хәрби техникасының күчеп йөрүе турында берничә видео чыкты.

Шул ук вакытта ниндидер зур масштаблы күнегүләр уздырылуы турында хәбәр ителмәгән иде.

Украина хакимиятләре бәяләренә күрә, сентябрьдә булган "Көнбатыш-2021" күнегүләре тәмамланганнан соң күп кенә Русия хәрби төркемнәре гадәти урыннарына кире кайтмаган һәм, Кырымдагыларын исәпкә алмаганда, Украина чиге буенда хәзерге вакытта 90 меңгә кадәр Русия хәрбиләре урнаштырылган.

Украина тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Дмитрий Кулеба Русияне ялган мәгълүмат таратуда гаепләде, өлешчә алганда ул Киевнең Донбасста хәрби чара ниятләмәвен белдерде.

Алданрак Русия җитәкчелеге вәкилләре Русия хуплаган фетнәчеләргә каршы мондый чара Украина дәүләтенең бар булуын ук куркыныч астына куяр иде дип белдергән иде.

Шул ук вакытта рәсми рәвештә Мәскәү сепаратистларга хәрби ярдәм күрсәтүен инкарь итеп килә һәм Украинага бәреп керү нияте булмавын белдерә.

Украинаның көнчыгышында кораллы бәрелешләр җиде елдан артык дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG