Accessibility links

Кайнар хәбәр

Глазгода 200 ил катнашындагы климат саммиты ачылды 


Күпчелек белгечләр дөнья лидерларының килешә алмаячагын һәм максатлар тормышка ашырылмаячагын фаразлый, чөнки Җир шарын пычраткан дүрт зур илнең өчесе – Кытай, Русия һәм Һиндстан 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруны бетерүне хупламый.  

Шотландиянең Глазго шәһәрендә БМОның СОР26 климатны үзгәртү конференциясе ачылды. 200 илдән 25 мең делегат ике атнага якын Җир шарын глобаль җылынудан ничек коткаруны хәл итәчәк.

Глазгода очрашуның төп максаты – 2015 елда имзаланган климат турындагы Париж килешүе үтәлешенең беренче нәтиҗәләрен чыгару. Пандемия аркасында бер елга кичектерелгән саммит - дөньяның сәнәгать державаларына планетадагы глобаль җылынуны туктатып торырга ярдәм итәрдәй чараларны килештерү өчен соңгы мөмкинлек булуы бар дип саный белгечләр.

Беренче ике көндә дөнья икътисадын алга сөргән егерме ил төркеме башлыкларының шәхси очрашуы ниятләнә. Алар Париж килешүенең парник газлары чыгаруны киметү, яңартыла торган энергия җитештерүне арттыру һәм фәкыйрь илләргә климат үзгәрүенә каршы көрәштә ярдәм турындагы төп пунктларын һәр илнең ни дәрәҗәдә үтәве турында фикер алышачак.

Глазго саммитына дип әзерләнгән БМОга кергән Дөнья метеорология оешмасының чыгышында әйтелгәнчә, климатны күзәтү тарихында 2015 елдан 2021 елга кадәр аралык иң эссесе булырга мөмкин. Парник газлары чыгару аркасында "нәтиҗәләре хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен еракка китәрдәй" глобаль җылыну яный.

Шулай да күпчелек белгечләр дөнья лидерларының килешә алмаячагын һәм максатлар тормышка ашырылмаячагын фаразлый, чөнки Җир шарын пычраткан дүрт зур илнең өчесе – Кытай, Русия һәм Һиндстан 2050 елга кадәр парник газлары чыгаруны бетерүне хупламый.

Русия һәм Кытай моны 2060 елга ниятли, ә Һиндстан әлегә үз карашын белдермәде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG