Accessibility links

Кайнар хәбәр

Gulagu.netка нигез салучы Владимир Осечкин Facebook-тан аккаунты юкка чыгуын белдерде   


Владимир Осечкин һәм Сергей Савельев
Владимир Осечкин һәм Сергей Савельев

Хокук яклаучы Facebook-тагы сәхифәсен томалауларын "Русиянең махсус хезмәтләренең чираттагы мәртәбә Gulagu.net проектын һәм шәхсән Владимир Осечкинның үзен юк итәргә омтылышы" дип саный. 

Gulagu.net хокук яклау проекты башлыгы Владимир Осечкин Telegram-каналында 2 ноябрьгә каршы төндә Facebook социаль четәрендәге аккаунтын томалауларын хәбәр итте. "Бернинди кисәтү, шикаять булмады, аккаунт юк дип язу чыга, шул гына. 4999 дустым, 12 меңнән артык язылучым, журналистлар һәм матбугат белән аралашу өчен тәрәзәм" дип язган Осечкин.

Ул аккаунты бетерелүе уңаеннан Facebook ширкәтен җентекле тикшерү уздырырга чакырды.

Хокук яклаучы Facebook-тагы сәхифәсен томалауларын "Русиянең махсус хезмәтләренең чираттагы мәртәбә Gulagu.net проектын һәм шәхсән Владимир Осечкинның үзен юк итәргә омтылышы" дип саный.
Осечкинның аккаунты урнашкан адреста хәзер "Аккаунт хуҗасы тарафыннан сөртелгән яки аңа керү чикләнгән" дигән язу чыга.
Әлегә Facebook тарафыннан бу хәлгә аңлатма юк.

Осечкин сүзләренә күрә, 1 ноябрьдә көндез Facebook-тагы
сәхифәсендә "Савельев исемлеге" ("Список Савельева") фильмының беренче бүлеге чыккан. Савельев - хокук яклаучыларга тоткыннарны мәсхәрәләүләр, газаплаулар һәм көчләүләр турындагы видеоязмаларны тапшырган элегрәк хөкем ителгән програмчы.

Шул ук көнне кич белән Gulagu.net һәм халыкара журналистларның бәйсез тикшерүенең беренчел нәтиҗәләре турында видео-хисап та чыккан булган.
Октябрь башында тоткыннарның хокукларын яклауда махсуслашкан Gulagu.net проекты Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Сарытау, Иркутски һәм Белгород өлкәләрендәге оешмаларында булган җенси көчләү һәм газаплауларның берничә видеосын чыгарган иде.

Видеолар чыкканнан соң тикшерү ФСИН хезмәткәрләренә карата берничә җинаять эше ачты.

Шулай да, соңрак Русиянең федераль иминлек хезмәте (ФСБ) һәм эчке эшләр министрлыгы Gulagu.net проектына мәгълүмат тапшырган Сергей Савельевны эзләүгә бирде, җинаять эше ачты һәм читтән торып кулга алынуын хәбәр итте.

Янәсе, Савельев хезмәт сере булган мәгълүматларны тараткан. Хәзерге вакытта ул Франциядә, анда аңа сәяси сыену урыны бирү мәсьәләсе карала.
Архивның бер өлешен хокук яклаучылар Европаның газаплауларга каршы комитетына юллаган. Моннан тыш Осечкин Русиядәге тоткыннардан мыскыл итүләре турындагы дәлилләрне БМОның газаплауларга каршы комитетына тапшырырга җыена.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG