Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстандагы тикшерү комитетынан Бастрыкинга зарланган Уфа адвокатына җинаять эше ачылган


Узган атнада оештырылган матбугат очрашуында Уфа адвокаты Александр Войцех, юрист Виталий Буркин белән берлектә, төбәкнең тикшерү комитеты эшчәнлеген тәнкыйтьләгән иде.  

Башкортстанның тикшерү комитеты Уфа адвокаты Александр Войцехка каршы җинаять эше ачкан. Ул гадел хөкемгә комачау итүдә һәм шәхси тормыш кагылгысызлыгын бозуда шикләнелә дип яза "Коммерсантъ".

3 ноябрь көненә тикшерү чаралары уздыру өчен Войцехны аеруча мөһим эшләрне тикшерүче өченче бүлекчәгә чакыртып алганнар.

Адвокат җинаять эшен узган атнада үткән матбугат очрашуы белән бәйли. Очрашуда ул юрист Виталий Буркин белән берлектә төбәкнең тикшерү комитеты эшчәнлеген тәнкыйтьләгән иде.

Моннан тыш, юристлар Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга зарланды, мөрәҗәгатьләрендә алар билгеле бер җинаять эшләренең процессуаль карарларын санап узды, бу карарлар белән килешмәүләрен белдерде.

Юристлар бу карарларның даими рәвештә кабул ителүен һәм югары дәрәҗәле фигурантларга дөреслеккә туры килердәй җаваплылыктан качарга ярдәм итүен белдергән дип яза "Пруфы" медиаплатформасы.

29 октябрьдә Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин оешманың баш идарәсенә юристларның мөрәҗәгатен "җентекле тикшерергә" кушты.

Гыйнварда Войцехка карата кредитлар белән мошенниклык кылуда гаепләп җинаять эше ачылган иде. Җинаять эше гаепләү карарын раслау стадиясендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG