Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев Максим Галкинны Украина иминлегенә куркыныч тудыручылар исемлегенә керткән  


Максим Галкин
Максим Галкин

Исемлеккә эләгүнең һәм Украинага кертмәүләренең сәбәпләреннән берсе – артистларның Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда гастрольләре.

Украина Русия юмористы һәм телевидение алып баручысы Максим Галкинны милли иминлеккә куркыныч тудыручы затлар исемлегенә керткән.

Мәдәният һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгы сайтындагы мәгълүматка күрә, Галкинны исемлеккә Украинаның иминлек хезмәте (СБУ) тәкъдиме белән 3 ноябрьдә керткәннәр. Исемлектә барлыгы 259 исем бар.

Киев дәүләт иминлегенә куркыныч тудыра дип санаган Русия артистларына СБУ алданрак та берничә мәртәбә илгә керүне тыйган иде. Алар арасында Олег Газманов, Надежда Бабкина, Юрий Шевчук, Земфира, Филипп Киркоров, Моргенштерн бар.

Исемлеккә эләгүнең һәм Украинага кертмәүләренең сәбәпләреннән берсе – артистларның Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда гастрольләре.

Нигездә Русиянең мәдәни хезмәткәрләре кертелгән әлеге кара исемлек Украинада 2015 елда барлыкка килде. Аны Дәүләт телевидение һәм радиосы шурасы, Украинаның дәүләт иминлеге һәм саклану шурасы, шулай ук СБУ мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп Мәдәният һәм мәгълүмати сәясәт министрлыгы төзи.

Бу исемлеккә кертелгән актерлар катнашындагы фильмнарны Украинада күрсәтү тыелган.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG