Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат


Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021)
Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021)

Фәйрүзә Мөслимовага 67 яшь иде.

7 ноябрьгә каршы төндә Казанда шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат булган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Шагыйрә Республика клиник хастаханәсендә коронавирустан вафат булган диелә.

Мәрхүмә белән хушлашу РКБ янында уза, аны Самосырово зиратында җирләячәкләр.

Фәйрүзә Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Уку дәверендә ул "Әллүки" әдәби берләшмәсендә актив катнаша башлый.

Университетны тәмамлагач, яшь журналист "Яшь Ленинчы" (хәзерге "Сабантуй газетасы") газетасы редакциясендә эшли башлый. Соңрак берничә ел завод газетасында эшли. 1982 елда кабат олы матбугатка кайта, "Ялкын" журналының әдәбият-сәнгать бүлегендә эшли башлый, 2016 елга кадәр журналының җаваплы сәркатибе була.

Фәйрүзә Мөслимова 1993 елдан Татарстан һәм СССР Язучылар берлекләре әгъзасы.

"Бер тауда ун чишмә" (коллектив җыентык), "Ярату яралары","Апрель кары", "Алтын йозак" исемле китаплары чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG