Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан янында ОДКБ илләренең хәрби күнегүләре башлана 


Таҗикстанда ОДКБ хәрби күнегүләре (архив фотосы)
Таҗикстанда ОДКБ хәрби күнегүләре (архив фотосы)

Күнегүләр 8-12 ноябрьдә Казанның югары танк училищесе полигонында барачак. Аларда 1,7 меңнән артык кеше катнашачак. 

Татарстанда Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) илләренең тынычлык урнаштыру көчләренең "Какшамас туганлык – 2021" ("Нерушимое братство — 2021") исемле хәрби күнегүләре башлана дип яза ТАСС.

Күнегүләр 8-12 ноябрьдә Казанның югары танк училищесе полигонында барачак. Аларда Русия, Таҗикстан, Казакъстан, Беларус, Кыргызстан һәм Әрмәнстан хәрбиләре катнаша.

Русия хәрби такымы нигезен Самар өлкәсеннән аерым тынычлык урнаштыру берләшмәсе хәрбиләре тәшкил итәчәк.

Шулай ук Русия тарафыннан күнегүләргә элемтә, радиоэлектрон көрәш, радиацион, химик һәм биологик яклау (РХБ), махсус билгеләнештәге бүлекчәләренең шулай ук Үзәк хәрби бүлгенең хәрби полициясе бүлекчәләре көчләре һәм чаралары җәлеп ителәчәк.

Күнегүләр ике этапта узачак. ОДКБның күмәк тынычлык урнаштыру көчләре тынычлык урнаштыру операцияләрен планлаштыру һәм уздыру, качаклар өчен лагерь оештыру һәм аны саклауда уртак гамәлләр, һуманитар йөк булган колонналарны озата бару, блокпостларда хезмәт итү кебек мәсьәләләр белән шөгыльләнәчәк.

Күнегүләрдә ОДКБ илләренең коралланган көчләрен һәм хокук саклау оешмаларын тәкъдим итүче 1,7 меңнән артык кеше катнашачак.
Моннан тыш, Үзәк хәрби бүлгенең 300 берәмлектән артык коралы, шул исәптән сигез Ми-8 һәм Ми-24 боралагы җәлеп ителәчәк.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG