Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда пандемия башыннан коронавирустан 33 медицина хезмәткәре үлгән 


Радий Хәбиров Уфада ковид-һоспитальдә табиблар белән
Радий Хәбиров Уфада ковид-һоспитальдә табиблар белән

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә Башкортстанда октябрь ахырына коронавирус инфекциясен йоктырып 12 700гә якын медицина хезмәткәре авырган, аларның сигезенә авырганнан соң инвалидлык бирелгән. 

Башкорстанда пандемия башыннан COVID-19дан 33 медицина хезмәткәре үлгән. Бу хакта хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Ул озак вакытлар ковид-һоспитальләрнең кызыл зоналарында эшләгән табибларны һәм шәфкать туташларын бүләкләү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушкан.

"Бездә бик күп санда табиблар авырды. Кызганыч, 33 табиб, медицина хезмәткәре үз бурычларын үтәгәндә вафат булды. Хәзерге вакытта табибларны хуплау бик мөһим, бөтен нәрсә алар өстендә" диде Радий Хәбиров.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына күрә Башкортстанда октябрь ахырына коронавирус инфекциясен йоктырып 12 700гә якын медицина хезмәткәре авырган, аларның сигезенә авырганнан соң инвалидлык бирелгән.

Рәсми саннардан тыш, Русия табиблары пандемия чорында вафат булган хезмәттәшләренең исемлеген теркәп бара. "Хәтер исемлеге" дип аталган сайтта Татарстаннан 13 табибның исеме бар. Башкортстаннан 31 табиб исемлеккә кертелгән.

Бүгенге көндә "Хәтер исемлеге"нә Русиядән 1 459 медицина хезмәткәренең исеме кергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG