Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның баш эпидемиологы "Спутник V"дан башка вакцина көтмәскә өндәде


"Спутник V" вакцинасы
"Спутник V" вакцинасы

Бүгенгә Татарстанда 1 млн 711 мең кеше вакцинаның беренче өлешен ясаткан.

Татарстанның баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов республикада коронавирустан "Спутник V" вакцинасы гына кадатып булачагын әйтте. "Татарстанга зур күләмдә "Спутник V" вакцинасы кайтты, ул шулкадәр күп, күмәк иммунитет булдырырга җитәрлек. "КовиВак" әлегә юк һәм аны көтү дә кирәкми" дип белдерде ул.

Лопушов республика халкын башка вакциналарны көтмәскә, "Спутник V" кадатырга өндәде. Шул ук вакытта кайбер медиалар хәбәр итүенчә, Русия түрәләре үзләре "КовиВак" вакцинасын кадата, хастаханәләрдә түрәләр һәм дәүләт хезмәтендәгеләр өчен махсус рәвештә бу төр вакцинаны җитәрлек итеп саклап торалар. URA.RU үз чыганакларына таянып язганча, хөкүмәтнең социаль өлкәдә эшләүче түрәләре, һәм төрле катлам депутатлар үзләре өчен "КовиВак" вакцинасын аерып куйган.

Лопушов сүзләренчә, Татарстанда вакциналау тизлеге хәзергечә сакланган очракта, күмәк иммунитет 2022 елның гыйнварына формалашып бетәчәк. Әлегә республика халкы вакцина кадатырга сүлпәнрәк йөри башлады, диде ул. Татарстанда QR-кодлар кертелгәч тәүлегенә 30 меңнән артык кеше вакцина кадаткан булса, хәзер бу күрсәткеч 25 меңгә кадәр төшкән.

Бүгенгә Татарстанда 1 млн 711 мең кеше вакцинаның беренче өлешен ясаткан. Бу турыда республика вице-премьеры, коронавируска каршы көрәш оператив штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева белдерде. Стопкоронавирус.рф мәгълүматына карый, күмәк иммунитет 32,9 процент дәрәҗәсендә саклана.

Рәсми саннарга ярашлы, узган тәүлектә Татарстанда коронавирус 252 кешедә расланган, 46 кеше һоспитальгә озатылган, калган 206сы өйдә дәвалана. Пандемия башыннан республикада барлыгы 1057 кеше коронавирустан үлгән.

11 октябрьдән Татарстанда мәҗбүри вакцина ясату кертелде. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче өлешен ясатмаган хезмәткәрләр эштән читләштереләчәк диелде. Татарстан рәсмиләре шулай ук 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-код белән генә йөрү таләбе кертүне тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG