Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гинцбург: COVID-19дан вакциналау Русиядә мәҗбүри булырга тиеш  


"Спутник V"не уйлап табучы Гамалея исемендәге үзәкнең мөдире Александр Гинцбург әйтүенчә, болай эшләгәндә халыкның 70-75 процентында коронавируска каршы тәнчекләр булачак һәм шул рәвешле коронавирус пандемиясе бетәргә мөмкин.  

COVID-19дан вакциналау Русиядә мәҗбүри булырга тиеш, ә моның өчен вакцинаны дәүләт календаренә кертергә кирәк. Бу хакта "Спутник V"не уйлап табучы Гамалея исемендәге үзәкнең мөдире Александр Гинцбург белдергән. Аның әйтүенчә болай эшләгәндә халыкның 70-75 процентында коронавируска каршы тәнчекләр булачак һәм шул рәвешле коронавирус пандемиясе төгәлләнергә мөмкин.

Гинцбург сүзләренчә Мәскәүдәге һәм Русия төбәкләрендәге складлар "вакцина белән шыплап тулган". Шуңа да карамастан вакцина ясатучыларның саны төбәкләр җәмәгать урыннарына чикләүләр керткәннән соң гына арта дип искәрткән ул. Гинцбург сүзләренчә, Мәскәүдә QR-кодлар кертелгәннән соң бер көндә вакцина ясатканнарның саны 700-800 мең кешегә җиткән. QR-кодларны таләп итми башлагач исә, 50-70 мең кешегә калган.

Моңа җавап итеп Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков
"Бу мәсьәләдә әлегә кадәр федераль дәрәҗәдә бернинди карар кабул ителмәде" дип белдерде.

Американың Pfizer фармацевтика ширкәте башлыгы Альберт Бурла виртуаль конференция вакытында COVID-19дан вакцинаның бөтен кешеләргә ел саен ясатылырга мөмкинлеген әйткән иде.

Күпчелек тармакларда һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендә хезмәткәрләрне мәҗбүри вакциналау Русиянең барлык төбәкләрендә дә кертелде диярлек. 9 ноябрьдә Петербур хакимиятләре хроник авырулары булган 60 яшьтән өлкәнрәкләргә коронавирустан вакцинаны мәҗбүри ясату таләбен кертте.


Русиядә COVID-19 белән авыручылар саны сентябрь аенда кисәк артты. Бу башка күп кенә илләрдә дә күзәтелде, әмма алардан аермалы буларак Русиядә үлүчеләр саны да шактый арта. 9 ноябрьдә пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч теркәлде – рәсми рәвештә илдә тәүлек эчендә 1200 кеше коронавирустан үлгән дип хәбәр ителде. Хакимиятләр моны вакцина ясатуның акрын темпларда баруы белән бәйли.

COVID-19дан вакцина ясатуны вакциналарның милли календаренә кертү турындагы канун өлгесе Русия думасына май аенда кертелгән иде. 8 июньдә ул беренче укылышта хупланды. 15 июньдә документны икенче укылышта карарга тиеш иделәр, тик ул көн тәртибеннән төшерелде, шуннан бирле депутатлар аңа кире әйләнеп кайтмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG