Прокуратура Русиянең төрмә хастаханәсе һәм колонияләрендәге газаплаулар язмаларының архивын хокук яклаучыларга тапшырган Беларус програмчысы Сергей Савельевка карата ачылган җинаять эшен туктаткан. Бу хактагы карарның күчерелмәсен "Осторожно, новости" Telegram-каналы чыгарган.
Савельев канун тарафыннан сакланган мәгълүматны канунсыз алуда гаепләнде. Сарытау өлкәсенең прокурор урынбасары Андрей Корноваров имзалаган карарда әйтелгәнчә, җинаять эше вакытыннан алда ачылган, ә җинаять кылу ихтималының шартлары ачыкланмаган.
Савельев читтән торып кулга алынган һәм эзләүгә бирелгән иде. Прокуратура кулга алуны гамәлдән чыгаруны таләп итә. Програмчы эзләү базасыннан чыгарылган, диелә. Хәзерге вакытта ул Франциядә һәм ил хакимиятләреннән сәяси сыену сорый.
Тоткыннарны төрмә хастаханәсендә һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) башка оешмаларында газаплау һәм көчләүләр турындагы видеоязмалар октябрь башында таралды, материалларны чыгару дәвам итә. Әйтелгәнчә, элек хөкем ителгән Савельев тоткынлыкта вакытта програмчы буларак кулланылган һәм ФСИН хезмәткәрләренең компьютерларын һәм видеорегистраторларын карый алган, видеоархивны шул рәвешле кулга төшергән.
Беренчел мәгълүматларга күрә, газаплаулардан берничә йөз кеше зыян күргән. Биш җинаять эше ачылган, алдан хәбәр ителгәнчә, ФСИН-га тикшерүне Баш прокуратура үткәрә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!