Accessibility links

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә


"Татарча подкаст 2"нең чираттагы чыгарылышы коронавирус вакциналарына багышланды. Журналистлар Эльвира Гарипова һәм Римма Гомәрова нигә кешеләрнең вакциналарга ышанмавы, төрле илләрдә кешеләрнең ничек вакцина ясатырга баруы, пропаганда хаталары һәм вакциналарга бәйле мифлар турында сорауларга җавап эзләде. Моннан тыш, Камал театры артисты Люция Хәмитова үзенең ни өчен вакцина ясатуын, ә тәрҗемәче Чулпан Хәмидова нигә ясатмавы турында сөйләде.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

Подкастта күтәрелгән мәсьәләләр:

  • Пандемиягә ике ел, вакциналар уйлап табуга бер ел була, ләкин һаман билгесезлек.
  • Күмәк иммунитет дәрәҗәсе кайсы илдә ничек?
  • Ник халыкта вакцинага ышаныч аз?
  • Ник Европада вакциналау тизрәк бара?
  • Кытайда бөтенләй башка менталитет, әмма вакциналау темплары югары.
  • Португалиядә вакцинация дәрәҗәсе 86%. Алар моңа ничек ирешкән?
  • Вакцинага ышану = хакимият сәясәтенә ышану?
  • Социолог Искәндәр Ясәвиев: "Гел алдап торган дәүләткә халык ышанмый"
  • "Спутник V"ның чын саннарын Аргентина статистикасы аша күзәтергә була.
  • Чехиядә яңа үгетләү ысуллары.
  • "Ковивак" халыкка якынракмы?
  • Ник вакцинация кампаниясенең күренекле тарафдарлары юк? Артистлар, язучылар качып кына ясатамы?
  • Шул ук вакытта вакцинага каршы блогерлар муеннан. Бөтен эш һайптамы?
  • Ниһаять, мифларга җиттек!
  • Вакцина кемнәргә ярамый? Бар кешегә дә диярлек ярый, ләкин тәвәкәлләү бик авыр.
  • Антитәкчекләрне үлчәү кирәкме?
  • Кайсы йолдызлык астында туучылар вакцинага ныграк ышана? Әйе, шундый тикшерү дә бар.
  • Вакцина темасына кемнәрне укырга була? Фәнни нигезле әйберләр турында гади тел белән язучылар бармы?

Подкасттагы сөйләшү галимнәр, белгечләр, фәнни мәкаләләргә нигезләнде. Аларның сылтамалары:

  • Португалиянең вакциналар ярдәмендә коронавируска каршы көрәшүе.
  • Социолог Искәндәр Ясәвиевнең ни өчен халыкның вакцина ясатмавы турында фикере.
  • "Спутник V" вакцинасы турында Аргентина галимнәре чыгарган чираттагы мәкалә.
  • Арыслан йолдызлыгында туучыларның 70 проценты вакцина ясатуы
  • Коронавирус белән авыручылар вакцина ясаткан очракта, аларның бу авыруга иммунитеты көчлерәк булуы турында Американың CDC хисабы.
  • Коронавирус вакциналарының ярты елдан соң нәтиҗәлелеге кимүе турында.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG