Accessibility links

Лукашенка Европа берлегенә йөк һәм газ транзитын туктату белән янады


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Бу Европа берлеге Минскига карата яңа санкцияләр әзерләвенә җавап булырга мөмкин. 

Беларус лидеры Александр Лукашенка (дөньяның күп кенә дәүләтләре аны легитим президент дип танымый) ил аша Европага йөкләр һәм газ транзитын туктау белән янады. Бу Европа берлеге Минскига карата яңа санкцияләр әзерләвенә җавап булырга мөмкин.

Мондый чараларга әзерлеге турында Лукашенка пәнҗешәмбе хөкүмәт белән очрашуда белдерде дип хәбәр итә БелТА дәүләт агентлыгы.

"Әгәр Беларус аша транзитны япсак? Украина аша булмый: анда Русия чикләре ябык. Балтыйк буе илләре аша юл юк. Поляклар өчен япсак, мисал өчен, алманнар өчен, нәрсә булачак? Суверенитетыбызны һәм бәйсезлекне яклаганда без берни алдында да туктап калырга тиеш түгел. Без Европаны җылытабыз, ә алар безне чикне ябабыз дип куркыта. Ә без табигый газ бирүне туктатсак?" дип китерә аның сүзләрен агентлык.

Беларус аша Русиянең Ямал-Европа газүткәргече уза, тимер юлны Кытай "Бер билбау - бер юл" програмы кысаларында йөк транзиты өчен куллана, машина юллары аша Европадан Русиягә йөк ташуның өчтән ике өлеше туры килә. Беларус икътисадында транспорт хезмәтләренә экспортның 47 проценты туры килә.

10 ноябрьдә Европа комиссиясе рәисе Урсула фон дер Ляйен Европа берлеге киләсе атнада Минскига санкцияләрне киңәйтәчәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, декабрь башында АКШ та яңа чикләүләр кертәчәк.

Минскига халыкара басым Беларус чигендә миграция кризисы кискенләшкәннән соң көчәйде. Ул 2021 елда Александр Лукашенка чикләрдәге контрольне йомшартырга вәгъдә биргәннән соң башланды.

8 ноябрьдә вазгыять чиккә Беларус ягыннан Европа берлегенә узарга теләгән берничә мең мигрант килгәннән соң кискенләште. Чик буе сакчылары һәм хәрби хезмәткәрләр канунсыз үтеп чыгарга теләүчеләрне туктата алмады, мигрантлар Кузница торак пункты тирәсендә чатыр лагерь корды.

Рәсми Мински Польшаны мигрантларга карата һумансыз мөнәсәбәттә гаепли, халыкара хокукка ярашлы, Варшава аларны чиктән уздырырга, соңрак сыену урыны бирү мәсьәләсен карарга тиеш дип белдерә.

Европа берлеге Александр Лукашенканы, үзенә каршы кертелгән санкцияләр өчен җавап итеп миграцион кризисны махсус провакацияләүдә һәм меңләгән канунсыз мигрантны Европа берлеге чикләренә чыгаруда гаепли.

Күпсанлы тикшерүләр мөһаҗирләр Беларуска хакимияте катышы белән махсус чакырылган дип күрсәтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG