Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш прокуратура "Мемориал" оешмасын ябуны таләп итә


Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли

Русия баш прокуратурасы "ят агентлар" исемлегенә кертелгән "Мемориал" хокук яклау оешмасын ликвидацияләүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Прокуратура оешманы системлы рәвештә "ят агентлар" турындагы канунны бозуда гаепли. Мәхкәмә утырышы 25 ноябрьдә узачак. Бу хакта "Мемориал" хәбәр итте.

"Без "Мемориал"ны юкка чыгару өчен бернинди кануни нигезләр юк дип саныйбыз. Бу – сәяси репрессияләр тарихын өйрәнү һәм кеше хокукларын яклау белән шөгыльләнүче "Мемориал" җәмгыятен юк итүче сәяси карар", диелә оешманың белдерүендә.

  • "Мемориал" тарихи-агарту, хәйрия һәм хокук яклау халыкара җәмгыяте – Советлар Берлегендәге һәм хәзерге Русиядәге сәяси репрессияләрне тикшерү белән шөгыльләнүче сәүдәгә корылмаган оешма. Русия юстиция министрлыгы 2014 елда хокук яклау үзәген "ят агент" дип таныды. Тарихи-агарту җәмгыяте исә 2016 елда "ят агент" дип танылды.
  • "Мемориал" җәмгыяте 30 елдан артык эшләп килә, ул 1989 елда төзелгән иде. Баштарак оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше совет респрессияләре корбаннары истәлеген мәңгеләштерү иде, соңрак башка проектлар да кушылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG