Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша: Turkish Airlines Беларуска Гыйрак һәм Сүрия ватандашларын ташымаячак


Минскига булган рейсларга Гыйрак, Сүрия һәм Йемен ватандашларын алмаячаклар, дипломат паспорты булганнарга гына искәрмә ясалачак.

Төркиянең эре һава ширкәтләреннән булган Turkish Airlines Минскига булган рейсларга Гыйрак, Сүрия һәм Йемен ватандашларын алмаячак, дипломат паспортларына ия булганнарга гына искәрмә ясалачак. Бу хакта фикер алышулар нәтиҗәсенә сылтама белән Twitter-да Польша президенты канцеляриясе вәкиле Якуб Кумох хәбәр итте.

Югарыда атап узылган Якын Көнчыгыш илләренең ватандашлары Беларус аша Польшага һәм Европа берлегенең башка илләренә эләгергә тырышкан мигрантларның зур өлешен тәшкил итә.

Соңгы көннәрдә Беларус-Польша чигендәге вазгыять аеруча да кискенләште.

Алданрак Польшаның мәгълүмат чаралары үз чыганакларына сылтама белән Европа берлеге вәкилләренең Европа берлегенә кермәгән илләрнең, шул исәптән Төркиянең вәкилләре белән Минскига мигрантлар агымын чикләүнең юллары турында фикер алышуларын хәбәр иткән иде.

Төркиянең һава ширкәте әлегә рәсми рәвештә чикләүләр турында хәбәр итмәде.

Алданрак Bloomberg агентлыгы, Беларуска мигрантлар китерүгә булышлыгы өчен, Европа берлеге санкцияләре янарга мөмкин булган һава ширкәтләре арасына Русия "Аэрофлоты" белән беррәттән Turkish Airlines-ны да кертте. "Аэрофлот" мигрантлар ташуын кире какты.

11 ноябрьдә Европа берлеге вәкиле Петер Стано "Эхо Москвы"га чик буендагы кризис белән бәйле кертеләчәк чикләүләр Русиягә кагылмаска тиеш дип белдерде.

Европа берлеге илләре белән Беларус чигендәге миграцион кризис берничә ай элек, үзенең режимына каршы Европа берлеге санкцияләр кертү сәбәпле, Александр Лукашенка чикне күзәтүне йомшартырга вәгъдә иткәч башланды.

Ноябрьдә вазгыять кискенләште. Европа берлегенә керергә рөхсәте булмаган мигрантлар колоннасы берничә мәртәбә, чик буе сакчыларына һәм хәрбиләренә каршылык күрсәтеп, Беларус ягыннан Польшага бәреп чыгарга тырышты.

Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, мигрантлар Беларуска ил хакимиятләренең хуплавы белән максатчан рәвештә чакырылганнар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG