12 ноябрьдән "Белавиа"ның Төркиядән Беларус республикасына булган рейсларына Гыйрак, Сүрия һәм Йемен ватандашлары уздырылмаячак. Инде билет алырга җитешкәннәргә акчаларын кире кайтарачаклар. Бу хакта Беларус һава ширкәте сайтындагы хәбәрдә әйтелгән.
"Белавиа" Истанбулдан Минскига даими рейслар башкара.
Алданрак Польша президенты канцеляриясе шундый ук чикләүләрнең Turkish Airlines һава ширкәте тарафыннан да кертеләчәге турында белдергән иде.
Беларустан Польшага һәм Европа берлегенең башка илләренә чыгарга тырышкан мигрантларның күпчелек өлешен Гыйрак, Сүрия һәм Йемен ватандашлары алып тора. Соңгы көннәрдә Беларус-Польша чигендәге вазгыять аеруча кискенләште.
Берничә ай элек, үзенең режимына каршы Европа берлеге санкцияләр кертү сәбәпле, Александр Лукашенка чикне күзәтүне йомшартырга вәгъдә иткән иде.
Ноябрьдә вазгыять кискенләште. Европа берлегенә керергә рөхсәте булмаган мигрантлар колоннасы берничә мәртәбә, чик буе сакчыларына һәм хәрбиләренә каршылык күрсәтеп, Беларус ягыннан Польшага бәреп чыгарга тырышты.
Күпсанлы тикшерүләр күрсәткәнчә, мигрантлар Беларуска ил хакимиятләренең хуплавы белән максатчан рәвештә чакырылганнар.
11 ноябрьдә БМОның иминлек шурасы әгъзалары Эстония, Франция, Ирландия, Норвегия, Британия, АКШ һәм Албания Минскины күрше илләрдәге тотрыклылыкны бозу өчен мигрантларны куллануда гаепләде. Бу белдерүне ясаган илләр фикеренчә, Беларус хакимиятләре әлеге гамәлләре белән үз илләрендәге кеше хокуклары бозылулардан игътибарны читкә юнәтергә тели.
БМОның иминлек шурасы илләре, шулай ук, Лукашенка режимына катнашы булганнарга каршы чаралар турында фикер алышырга әзер булуларын хәбәр итте.
Моңа җавап итеп Мински яңа санкцияләр ихтималы турында белдерүләре ачыктан-ачык янау булып тора дип әйтте.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!