Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәхкәмә адвокат Эдем Семедляевны 12 тәүлеккә сак астына алган 


Эдем Семедляев
Эдем Семедляев

Юристны "полициянең кануный таләбләренә буйсынмаганы өчен" кулга алганнар диелә. Ул 25 октябрьдә Акмәчеттә "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларын хупларга җыелганнан соң тоткарланган 20дән артык кешегә юридик ярдәм күрсәтү өчен полиция бүлекчәсенә килгән булган.

Акмәчетнең Русия күзәтүе астындагы мәхкәмәсе адвокат Эдем Семедляевны 12 түлеккә кулга алган. Бу хакта Крым.Реалии хәбәр итә.

Юристны "полициянең кануный таләбләренә буйсынмаганы өчен" кулга алганнар диелә. Русиянең куәт оешмасы вәкилләре Семедляевтан тоткарланган кырымтатарларына беркетмәләрне ничек төзегәннәрен яздырып тормауны таләп иткән булган. Шулай ук Экстремизмга каршы тору үзәгенең хезмәткәре чишенергә кушкач баш тартканы өчен, мәхкәмә аңа 4 мең сум штраф билгеләгән.

Кырымтатар мәҗлесенең (Русиядә экстремист оешма дип танылган һәм тыелган) рәисе Рефат Чубаров, адвокат Эдем Семедляевны сак астына алуларының төп максаты - Кырымдагы Русия хакимиятләренең "кырымтатарларны куркытырга тырышуы" дип саный. Бу хакта Чубаров Facebook-та язган.

25 октябрьдә, Акмәчеттәге Кырым гарнизон хәрби мәхкәмәсе бинасы янында, Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кызыл гвардиянең "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларын хуплау өчен җыелган 20дән артык кешене тоткарлаган иде. Тоткарланучыларны Акмәчетнең Үзәк районы полиция бүлекчәсенә китерделәр.

Соңрак, тоткарланучыларга юридик ярдәм күрсәтергә дип полиция бүлекчәсенә килгән адвокат Эдем Семедляевка "полициягә буйсынмаганы өчен" административ беркетмә төзелде. Адвокат Судакның вакытлыча тоту изоляторында бер тәүлек уздырды.

25 октябрьдә Акмәчетнең полиция бүлекчәсе янында тоткарланганнан соң, Семедляев Русиянең куәт оешмасы вәкилләреннән Кырымның адвокатлар пулатына шикаять итүен җиткерде.

АКШ Русияне кичекмәстән Кырым адвокаты Семедляевны азат итәргә өндәде.

  • 2014 елның язында Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, ярымутрауда даими рәвештә бәйсез журналистлар, җәмәгать активистлары, кырымтатар милли хәрәкәте активистлары, Мәҗлес әгъзалары, шулай ук Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы белән элемтәләрдә шикләнелүче кырым мөселманнарында тентүләр уза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG