Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австриядә вакцина ясатмаганнар өчен локдаун кертелә


Вена
Вена

9 миллион халкы булган илдә авыру йоктыруның  тәүлегенә 10 меңнән артык очрагы ачыклана. Локдаун вакцина ясатмаган 2 млн тирәсе кешегә кагылачак.

15 ноябрьдән Австрия хакимияте COVID-19дан вакциналанмаган ватандашларына карата кырыс чикләү чаралары – локдаун кертүе турында игълан итте. Әлеге карар коронавирус йоктырганнарның саны кисәк артуы сәбәпле кабул ителгән, соңга көннәрдә пандемия башыннан иң югары күрсәткечләр күзәтелә: 9 миллион халкы булган илдә авыру йоктыруның тәүлегенә 10 меңнән артык очрагы ачыклана.

Австриядә халыкның якынча өчтән икесе вакциналанган. Бу Көнбатыш Европада иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Локдаун 2 млн тирәсе кешегә кагылачак (12 яшькә кадәр балаларга кагылмый). Аларга эшкә һәм табибка бару, азык-төлек кибетенә бару яки һава сулау кебек җитди сәбәпләре булмаганда урамга чыгу тыела. Вакцина ясатмаганнарга җәмәгать урыннарына да керергә ярамый – тискәре ПЦР-тест кына җитмәячәк. Локдаун, озайтылу ихтималы белән, 10 көнгә кертелгән.

Авыру йоктыруның яңа очраклары һәм аннан үлүчеләр саны арту сәбәпле Европа берлегенең күпчелек илләре чикләүләрне кырысландыра. Кагыйдә буларак бу вакцина ясатмаганнарга кагыла. Германия, Италия һәм Франция кебек илләрдә рестораннарга, күңел ачу урыннарына һәм киңкүләм чараларга вакциналану, коронавирус белән авырганлык яки тестның тискәре булуы турындагы мәгълүматлар язылган "COVID-паспорт"ны күрсәтеп кенә керергә була.

Германиянең берничә төбәгендә тәртипләр тагын да кырысрак – анда тест кына җитми. Шул ук вакытта күпчелек оешмаларны, хезмәт күрсәтү ширкәтләрен ябып тулысынча локдаунны Латвиядә генә керттеләр, узган ел локдауннар Европа берлегенең күпчелек илләрендә кертелгән иде.

Көз башыннан Европа берлегендә инфекция йоктыручылар саны арта, әмма уртача алганда үлүчеләр саны узган елгыдан азрак, бу вакциналануның нәтиҗәсе булырга мөмкин.

Соңгы атналарда даими рәвештә коронавирус йоктыру һәм аннан үлү очракларының тәүлеклек иң югары күрсәткечләре яңарып торган Русиянең дә күпчелек төбәкләрендә вакцина ясатмаган яки авырмаганнар өчен чикләүләр кертелгән.

Узган атнада Русия думасына QR-кодлар турында канун өлгесе кертелде. Әгәр ул кабул ителсә, Русиядә вакцина ясатмаганнар локдаунга охшаш чикләүләргә очраячак. Аларга күпчелек җәмәгать урыннарына, шулай ук очкыч һәм поездларга керү тыелачак.

1 февральдән башлап QR-код алу өчен тискәре тест кына җитмәячәк, вакциналану, яки сәламәтлеге сәбәпле аны ясатудан баш тарту, шулай ук коронавирус белән авырган булулар гына танылачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG