Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блинкен: "Лукашенка максатларының берсе – Русия гамәлләреннән игътибарны читкә юнәлтү"


Польша чик сакчылары
Польша чик сакчылары

Лукашенка режимының миграцион кризис китереп чыгаруы, Русиянең Украина чигендәге гамәлләреннән игътибарны читкә юнәлтү максаты белән дә эшләнә, дип белдергән АКШның дәүләт секретаре.

Александр Лукашенка режимының Беларус һәм Польша чигендә миграция кризисы китереп чыгаруга юнәлтелгән гамәлләре, Русиянең Украина чигендәге гамәлләреннән игътибарны читкә юнәлтү максаты белән дә эшләнә. Бу хакта, Польшаның тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Збигнев Рау белән телефон сөйләшүендә, АКШның дәүләт секретаре Энтони Блинкен белдергән.

Сөйләшүләр турында Дәүләт департаменты чыгарган хәбәргә күрә, Блинкен "Лукашенка режимының мигрантлардан оятсыз рәвештә куллануыннан" иза чиккән Польшага АКШ исеменнән хуплау белдергән.

Дәүләт секретаре сүзләренә күрә, Минскиның гамәлләре төбәктәге иминлеккә куркыныч тудыра һәм каршылыкларның тирәнәюенә китерә.

Тышкы сәясәт ведомстволары башлыклары Лукашенка режимын, Көнбатышның аңа каршы кертелгән санкцияләренең сәбәпләре турында, төгәлрәк алганда, Беларуста ирек һәм хокукларның бозылуы турында кайгыртырга өндәгән.

Блинкен Польшаның Украинага ярдәмен көчәйтүен дә хуплаган. Хәбәрдә әйтелгәнчә АКШ, Польша һәм аларның беректәшләре, Украинага каршы агрессив гамәлләре өчен, Мәскәүнең "югары бәя түләргә тиешлеге" турындагы карашта бердәм.

Берничә ай элек мигрантлар Беларус аша Польша чигенә килә башлады. Сүз Якын Көнчыгыш, шулай ук Көньяк Азия һәм Африка ватандашлары турында бара. Алар Польшага, шулай ук Европа берлегенең әгъзасы булган башка күрше илләргә - Латвия һәм Литвага эләгергә тырыша.

Күбесенең максаты – Германия, алар биредә сыену урыны сорарга тели. Польша бу кешеләрне чик аша уздырмый, чиктә хәрби хезмәткәрләр тора.

Соңгы көннәрдә вазгыять киеренкеләште, чик янында мигрантлар зур лагерь корды, анда берничә мең кеше яши. Кайберләре Польшага көч кулланып бәреп чыгарга тырыша.

Беларус – Русиянең беректәше. Күптән түгел ике илнең дә лидерлары гомуми хәрби доктринаны хуплаган иде.

Соңгы атналарда Русия хәрбиләренең һәм хәрби техникасының Украина чикләренә якынрак күчерелүе турындагы хәбәрләр еш чыга башлады.

Бу уңайдан Көнбатыш илләре Русиянең хәрби агрессиясе янавы турында борчу белдерә. Русия мондый нияте булуын кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG