Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә миллионлаган корпоратив номерларны томаларга мөмкиннәр 


1 декабрьгә чаклы корпоратив мөштәриләр сим-картаны ахыр чиктә кем куллануы турындагы белешмәләрне "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы бердәм идентификация һәм аутентификация системына (ЕСИА) кертергә тиеш. 

1 декабрьдән Русиядә, "соры" сим-карталар турындагы канунны бозган өчен, корпоратив кәрәзле номерларның яртысыннан артыгын сүндерергә мөмкиннәр. Бу хакта белгечләргә һәм элемтә операторларына сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Mobile Research Group мәгълүматына күрә, Русиядә 32 миллион тирәсе корпоратив сим-карта бар. "Элемтә турындагы" канунга төзәтмәләргә яраклы, корпоратив мөштәриләр сим-картаны ахыр чиктә кемнәр куллануы турындагы белешмәләрне "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы бердәм идентификация һәм аутентификация системына (ЕСИА) кертергә тиеш.
Шулай да, "ТМТ Консалтинг" баш мөдире Константин Анкилов сүзләренчә, кәрәзле элемтә операторларының корпоратив мөштәриләре арасында яртысыннан күбесе бу эшне эшләмәгән.

Шул ук вакытта кәрәзле элемтә операторлары үз абонентларына ЕСИА-га белешмәләр кертергә кирәклеге турында хәбәр итәргә генә мөмкин, дип искәрткән ул. Әмма корпоратив мөштәриләрнең барысы да "Дәүләт хезмәтләре" порталына теркәлмәгән, һәм бөтен кулланучы да сим-карталарының сүндерелергә мөмкин булуын аңламый, дигән белгеч.

Беренче чиратта урта һәм кече эшмәкәрлекнең корпоратив сим-карталары теркәлмәгән хәлдә кала бирә, дигән Telecom Daily-ның баш мөдире Денис Кусков. Аның бәяләвенә күрә, хәзерге вакытта Русиядә 11 миллионнан артык "соры" сим-карта бар. Шуларның якынча яртысы элемтә операторларында корпоратив булып санала.

ЕСИА-да теркәлмәгән корпоратив сим-карталарны сүндерү элемтә операторларының вакытлыча кереме азаюга китерәчәк дип искәртә белгечләр.

Басмага МТС, "Вымпелком" һәм Tele2 операторлары корпоратив мөштәриләр өчен сим-карталарны теркәүне булдыра алганча җиңелләштерүләрен белдергәннәр. "МегаФон" шәрехләмә бирүдән баш тарткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG