Accessibility links

Кайнар хәбәр

FT: Көнбатыш Киевне Русиянең бәреп керү "ихтималы зур" дип кисәтте 


Көнбатыш Киевне, Мәскәү 2014 елдан бирле дәвам итеп килүче коралланган низагны акрынлап көчәйтергә мөмкин, дип кисәткән. 

Бу кышта Русия Украинадагы вазгыятьне, шул исәптән хәрби ысуллар белән дә, тотрыксызландырырга тырышачак, Көнбатыш илләренең махсус хезмәтләрендә, моның "зур ихтималы" хакында мәгълүмат бар. Бу хакта Британиянең Financial Times басмасы яза. Ул Украинаның саклану министры урынбасары Анна Маляр сүзләрен китергән. Аның сүзләренчә, Көнбатыш Киевне, Мәскәү 2014 елдан бирле дәвам итеп килүче коралланган низагны акрынлап көчәйтергә мөмкин, дип кисәткән.

Украина түрәсе сүзләренчә, Көнбатышның махсус хезмәтләре бу фаразларында, соңгы вакытта рәсми затлар белдергәнчә һәм мәгълүмат чаралары язганча, Украина белән чикләрдә 90 меңнән артык Русия хәрбиләренең урнаштырылуына гына таянмый, аларда яшерен башка төрле белешмәләр дә бар.

Шул ук вакытта Financial Times Русиянең ниятләрендә тулысынча ачыклык юклыгын һәм күзләү тарафыннан тупланган күзаллауларның "алга таба фикер алышуларны таләп итүен" яза.

Язмада әйтелгәнчә, Русия күнегүләр уздыруны сылтау итеп, яз көне зур хәрбиләр төркемен Украина белән чиккә җыйганнан соң туган киеренкелеккә караганда, хәзерге вакытта килеп чыккан вазгыять куркынычрак.

Русия хакимиятләре, шул исәптән президент Владимир Путин да агрессив ниятләре булуны кире кага һәм Көнбатышның үзен, өлешчә алганда, Кара диңгездә масштаблы күнегүләр уздырып киеренкелекне арттыруда гаепли.
Путин, Русия хуплаган сепаратистларга каршы Төркиядә җитештерелгән "Байрактар" бәрмә пилотсыз очкычын кулланып, киеренкелекне арттыруда Украинаны да гаепләде.

Соңгы көннәрдә Американың рәсми затлары Русиянең Украина белән чиктәге гамәлләренә карата борчылу белдерә. АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Мәскәүне 2014 елны кабатлау (Русия Кырымны аннексияләгән вакыт) "зур хата" булачак дип кисәте.

Ялларда Блинкен вазгыять турында Польша һәм Франциянең тышкы эшләр министрлыгы башлыклары белән фикер алышты. 15 ноябрьдә Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Брюссельгә киләчәк, ул анда НАТО вәкилләре белән дә очрашачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG