Беларуста хәрби күнегүләр вакытында үлгән десантчылар арасында Уфадан 36 яшьлек Руслан Смирнов та булган.
Руслан Смирнов һава-десант гаскәрләрендә килешү нигезендә хезмәт иткән. Аның өч баласы ятим калган. Мәрхүмне Башкортстанның Чишмә районы Әмин авылында җирләгәннәр.
12 ноябрь көнне Русия саклану министрлыгы Беларустагы хәрби полигонга төшеп утырган вакытта ике Русия хәрбиенең һәлак булуы турында хәбәр иткән иде.
Министролыкта белдерүләренчә, десантчылар Гродно шәһәре тирәсендәге таныш булмаган мәйданчыкка төшеп утырырга ниятләгән. Кинәт көчле җил чыгу аркасында җир өслегендә ике Русия хәрби хезмәткәренең парашютлары бәрелешкән. Хәрбиләрнең берсе икесен дә коткарырга һәм үзенең запастагы парашютын кулланырга теләгән. Әмма биеклек җитмәү сәбәпле парашют системы эшләп китәргә җитешмәгән. Җиргә килеп төшкәннән соң десантчыларны күпсанлы җәрәхәтләр белән һоспитальгә озатканнар, әмма коткарып кала алмаганнар.
12 ноябрьдә Беларус саклану министрлыгының матбугат хезмәте "Гожский" полигонында Беларус һәм Русия коралланган көчләренең һава десантын җиргә төшереп утыртуга бәйле уртак хәрби күнегүе булачагын хәбәр иткән иде. Хәбәрдә бу күнегүләр "Беларус республикасының дәүләт чигендә хәрби эшчәнлек арту сәбәпле" Беректәш дәүләтнең җавап бирү көченең бер компонентын тикшереп карау дип аталган.
Nexta Live Telegram-каналы "Гожский" полигонының Литва чигеннән – 10, Польша чигеннән – 20 километр ераклыкта булуын искәртә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!