Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чик буендагы кризис турында Меркель Лукашенка белән, Макрон – Путин белән фикер алышкан


Сулдан: Германия канцлеры Ангела Маркель, Франциянең элекке президенты Франсуа Олланд һәм Беларус президенты Александр Лукашенка. 2015 елда Минскида төшерелгән фото
Сулдан: Германия канцлеры Ангела Маркель, Франциянең элекке президенты Франсуа Олланд һәм Беларус президенты Александр Лукашенка. 2015 елда Минскида төшерелгән фото

Сәясәтчеләр Беларус-Польша чигендәге миграция кризисы һәм мигрантларга һуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында сөйләшкән. 

Германиянең вазифасыннан китеп баручы канцлеры Ангела Меркель 15 ноябрьдә Александр Лукашенка белән телефон аша сөйләшкән, дип хәбәр итә Reuters. Сөйләшү 50 минут тирәсе дәвам иткән. Сәясәтчеләр Беларус-Польша чигендәге миграция кризисы һәм андагы кешеләргә һуманитар ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында фикер алышкан. Бу мәсьәләләр турында фикер алышуны алга таба да дәвам итәргә килешкәннәр. Аралашуның башка нечкәлекләре хәбәр ителми.

Бу – Беларуста 2020 елның августында узган президент сайлауларыннан соң Меркель белән Лукашенканың беренче мәртәбә сөйләшүе. Тавыш бирү нәтиҗәләре илдә каршылыклар дулкыны китереп чыгарды, протестлар хакимият тарафыннан катгый рәвештә бастырылды. Шуның аркасында Европа берлеге Беларуска карата чикләүләр кертте.

Беларус-Польша чигендәге вазгыять турында телефон сөйләшүендә Франция һәм Русия президентлары – Эммануэль Макрон белән Владимир Путин да фикер алышкан. Алар миграция кризисын йомшартырга кирәклеге хакында килешкән, әмма аның сәбәпләренә бәя биргәндә карашлары туры килмәгән.


Европа берлегендә кризис Беларус хакимиятләренең гамәлләре аркасында килеп чыккан, Беларус хакимияте Якын Көнчыгыштан мигрантларны җәлеп итеп, тиешле документларсыз гына Европа берлеге белән чикне үтеп чыксыннар өчен, бөтен шартларны тудыра дип санала.

Польша хакимияте фикеренчә, чик буендагы кризиска Минскиның гына түгел, Мәскәүнең дә катнашы бар.

Путин бу гаепләүләрне кире кага һәм чиккә мигрантлар үзләре барып җитте, ди. Русия президенты "бу мәсьәләне Лукашенка белән сөйләшүдә кузгатырга" вәгъдә биргән, дип белдерә рәсми Париж.

Шулай ук Эммануэль Макрон Владимир Путинга, соңгы атналарда чик янында "күпләп Русия гаскәрләре тупланган" Украинаның бербөтенлеген Франция якларга әзер дип белдергән. Алданрак Русиягә НАТО башлыгы Йенс Столтенберг та кисәтү ясаган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG