Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" оешмасының Мәскәүдәге офисына тентү белән килгәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

20дән артык кеше тоткарланган. Фиркадә тентү һәм тоткарлауларны күптән түгел колонияләрдәге газаплауларга каршы уздырылган чара белән бәйле дип саныйлар.

15 ноябрь кичендә "Башка Русия" ("Другая Россия Эдуарда Лимонова") теркәлмәгән фиркасенең Мәскәүдәге штаб-фатирына полиция һәм экстремизм белән көрәш үзәге ("Э"үзәге) хезмәткәрләре тентү белән килгән. Бу хакта оешманың сайтында хәбәр ителә.

"Башка Русия"нең координаторы Михаил Аксель Sota басмасына сөйләгәнчә, тентүдә хокук саклау оешмаларының 30-40 хезмәткәре катнашкан. Алар корал һәм канунсыз мигрантларны эзләүләрен белдергән.

Полиция 20дән артык кешене тоткарлаган, араларында Михаил Аксель, фирканең сәясәт шурасы әгъзасы Ольга Шалина һәм Кирилл Имашев, Екатерина Бирюковалар бар. Соңрак кайбер тоткарланучыларны беркетмә төземи генә җибәргәннәр.

Ольга Шалина әйтүенчә, полиция хезмәткәрләре "бөтен кешене йөзтүбән идәнгә яткырган, башларын күтәрергә рөхсәт бирмәгән, башларына, аякларына, кулларына баскан". "Башка Русия" әгъзаларыннан берсе телефонының паролен таләп итеп кыйнауларын сөйләгән.

Фиркадә тентү һәм тоткарлауларны күптән түгел колонияләрдәге газаплауларга каршы уздырылган чара белән бәйлиләр. Аны 31 октябрьдә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) вәкиллеге янында активист Алексей Черников уздырган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG