Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русияне иярченгә каршы корал сынауда гаепләде  


АКШ фаразларына күрә, "Космос-1408" совет иярчененнән ракет очыртып җибәрелгән. Нәтиҗәдә галәм киңлегендә 1,5 меңнән артык кыйпылчык барлыкка килгән. Русия ракет сынавын раслады.

АКШ үзенең беректәшләре белән Русиянең иярченгә каршы ракетын сынавына һәм шул рәвешле тыныч максатларда галәмне өйрәнгән, тикшергәннәрнең барысын да куркыныч астына куюына җавап бирәчәк. Бу хакта Дәүләт департаменты башлыгы Энтони Блинкен белдергән.

АКШ фаразларына күрә, "Космос-1408" совет иярчененнән ракет очыртып җибәрелгән. Нәтиҗәдә галәм киңлегендә 1,5 меңнән артык кыйпылчык барлыкка килгән.

Энтони Блинкен әйтүенчә, мондый җимерүче сынаудан соң "йөзләгән мең кечерәк зурлыктагы орбиталь кыйпылчыклар" барлыкка килергә мөмкин. Бу галәм чүбе "хәзер дистәләгән еллар дәвамында барлык илләрнең иминлеге, икътисады һәм фәнни мәнфәгатьләре өчен мөһим булган иярченнәргә һәм башка галәм җиһазларына куркыныч тудырачак".

Моннан тыш, Халыкара галәм станциясендәге (МКС) астронавт һәм космонавтлар өчен дә куркыныч арта, диелә.

Русиянең саклану министрлыгы галәмдә корал сынау аркасында МКС космонавтларына куркыныч тудырылуы хакындагы АКШ хакимиятләренең бу гаепләүләрен "икейөзле" дип атаган. Бу хакта министрлык белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Саклану министрлыгы 15 ноябрьдә галәмдә сынаулар уздырылуын раслаган һәм аларның планда каралган булуын әйткән. Сынаулар вакытында Русиянең гамәлдә булмаган һәм 1982 елдан бирле орбитада калган "Целина-Д" галәм аппараты зыян күргән.

Саклану министрлыгы сынаулар вакытында барлыкка килгән кыйпылчыкларның "орбита станцияләренә, галәм аппаратларына һәм галәмдәге эшчәнлеккә куркыныч тудырмавын һәм тудырмаячагын" искәрткән.

Галәмдә моңа охшаш сынауларны АКШ, Кытай һәм Һиндстан уздырган иде инде дип белдергән министрлык.

NASA мәгълүматына күрә, "Космос-1408" сигналлы күзләү совет иярчене 1982 елда җибәрелгән булган. 15 ноябрь көнне иртән МКС ике мәртәбә галәм чүбенә бәрелми кала алган. Станция һәм экипаж зыян күрмәгән: космонавтлар һәм астронавтлар иминлек максатында "Союз МС-19" һәм Crew Dragon көймәләрендә яшеренгән.

Узган елның апрелендә Русия иярченгә каршы ракетны сынаган һәм галәмнең сугыш алып бару өчен мөһимрәк өлкә була баруын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG