Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Уфа активистларына 23 гыйнвар чарасында полиция эшләгән өчен ярты миллион сум түләттерә  


Уфада Навальныйны яклап митинг, 2021 елның гыйнвары
Уфада Навальныйны яклап митинг, 2021 елның гыйнвары

Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы мәхкәмә аша Лилия Чанышевадан, Ольга Комлевадан һәм Илһам Янбердиннан 2021 елның 23 гыйнварында полицияне өстәмә рәвештә эшләтүдән килгән зыянны түләттерүне таләп иткән иде. 

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе, 23 гыйнварда Навальныйны хуплап уздырылган протест чарасына полиция эшкә чыгарылганы өчен, Уфа активистларыннан ярты миллион сум түләттерәчәк. Бу хакта "Апология" хәбәр итә.

Мәхкәмә Башкортстанның эчке эшләр министрлыгы дәгъвасын канәгатьләндергән. Министрлык Лилия Чанышевадан, Ольга Комлевадан һәм Илһам Янбердиннан 2021 елның 23 гыйнварында полицияне өстәмә рәвештә эшләтүдән килгән зыянны түләттерүне таләп иткән иде. Мәхкәмә активистлардан куәт оешмасы хезмәткәрләренә 529 400,11 сум түләттерү турындагы карар чыгарган. Әлегә мәхкәмә карары кануни көченә кермәгән һәм аны шикаять итәчәкләр. Лилия Чанышеваның мәнфәгатьләрен "Апология" адвокаты Алексей Захаров яклый.

Октябрьдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистлар Лилия Чанышевадан, Ольга Комлевадан һәм Илһам Янбердиннан бу елның 23 һәм 31 гыйнварында уздырылган чараларга полиция эшкә чыгарылганы өчен 2 миллион 328 мең сум күләмендә компенсация түләттерү турында карар чыгарган иде. Мәхкәмә карары әлегә үз көченә кермәде.

23 һәм 31 гыйнварда Русиянең төрле шәһәрләрендә агуланганнан соң Германиядә дәваланган һәм Русиягә кайту белән тоткарланган Алексей Навальныйны хуплап чаралар оештырылды.

Уфадагы Навальный штабының ("Навальный штаблары Русиядә экстремист оешма дип танылды һәм тыелды) элеккеге координаторы Лилия Чанышева Уфаның Киров районы мәхкәмәсе карары белән 10 ноябрьдә ике айга сак астына алынды. Аңа "эктремист төркем оештыру һәм аны җитәкләү" гаебе белдерелде. Башкортстанның Югары мәхкәмәсе әлеге карарны үз көченә калдырды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG