Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан шәһәренә ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы исеме бирелде


Ислам хезмәттәшлеге оешмасы логотибы
Ислам хезмәттәшлеге оешмасы логотибы

Киләсе елда Казанда ислам илләре катнашында халыкара чаралар узуы көтелә.

Казан ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусына ия булды. Бу хакта, бүген, 20 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде. Әлеге статус 19 ноябрьдә ислам хезмәттәшлеге оешмасыyың яшьләр форумы идарәсе утырышында бирелгән.

"Бу вакыйга Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы бәйрәм итү алдыннан булуы символик мәгънәгә ия. Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы статусын алу өчен зур әзерлек эшләре башкарылды. Татарстан күпъеллар дәвамында халыкара яшьләр җыеннары уздырып килде", диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, 2022 елда Казанда халыкара чаралар узачак. Аерым алганда, ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең яшьләр министры катнашында саммит, мөселман мәдәниятенең халыкара яшьләр фестивале, халыкара ат чабышы оештырылачак. Хәзер Татарстан чаралар уздыру планын әзерләячәк.

Узган елларда яшьләр башкаласы исемен Истанбул (Төркия), Шираз (Иран), Путраджая (Малайзия), Фес (Мәгъриб), Доһа (Катар) шәһәрләре йөртте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG