Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ят агентлар" канунына каршы петицияне имзалаучылар 250 мең кешегә җитте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Петиция авторлары “ят агент” кануны бетерүне сорый.

"Ят агент" турындагы канунны бетерүне сорап язылган петициягә 250 мең кеше кул куйган. Мөрәҗәгатькә имза җыю 14 сентябрьдә башланган иде.

Петиция авторлары "ят агентлар" канунын канунсыз һәм дискриминацион дип атый. Аның Русия Конституциясе һәм кеше хокукларын яклау Европа конвенциясенә каршы килүе әйтелә. Хакимиятнең канунны "йомшартырга" вәгъда бирүенә карамастан, соңгы тугыз елда әлеге юнәлештә кануннар кырыслатылды диелә мөрәҗәгатьтә. Алар "ят агент" канунын тулысынча кире кагуны сорый.

Мөрәҗәгатькә кул куючылар арасында "Эхо Москвы" радиостанциясе, "ят агент" статусы бирелгән "Дождь", "Медуза", "Медиазона" медиалары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия фондлары бар.

Ел башыннан "ят агент" исемлегенә 80 матбугат чарасы, журналистлар һәм хокук яклаучылар кертелде.

17 ноябрьдә Русия Дәүләт думасының "Гадел Русия — хакыйкать өчен" фракциясе депутатлары "ят агент" турында канунга төзәтмәләр тәкъдим иткән канун өлгесен кертте. Үзгәрешләргә ярашлы, Русиядә "ят агент" буларак медиа бары тик мәхкәмә карары нигезендә генә игълан ителә алачак.

  • Хәзерге вакытта Русия юстиция министрлыгының "ят агентлар" исемлегендә 97 кеше һәм оешма бар. Алар арасында Азат Европа/Азатлык Радиосы проектлары, "Медуза" сайты, "Дождь" телеканалы, "Голос" хәрәкәте бар. "Ят агент" дип танылган кайбер редакцияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булды, башкалары икътисади проблемнар барлыкка килүе турында белдерде.
  • 2017 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, Idel.Реалии, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте. Азат Европа/Азатлык Радиосы медиакорпорациясе Русия хакимиятләренең әлеге карары белән килешми. Мәскәү моны Кремль тарафыннан финансланучы RT телеканалын АКШта "чит ил агенты" буларак теркәүгә җавап дип атады.
  • RFE/RL президенты Джейми Флай медиаоешманың Русиядә эшчәнлеген дәвам итәчәген күп тапкыр белдерде. "Безнең эшне цензуралауның һәм журналистларны дәшмәскә мәҗбүр итүнең теләсә нинди омтылышларын кире кагабыз. Без Русия аудиториясенә хезмәт итүне дәвам итәчәкбез", диде Флай.
  • Русиядә "ят агент" дип танылган матбугат чаралары Русия җирлегендә юридик зат теркәргә, юстиция министрлыгында теркәләрегә һәм финанс операцияләрен әлеге министрлык аша уздырырга мәҗбүр.
  • 🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
  • 🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG