Accessibility links

Эшмәкәрләр Польша-Беларус чигендәге кризис сәбәпле тауар кытлыгы турында кисәтә 


Польша белән чиктәге "Бобровники" чик капкасында йөк машиналары 25 чакрымга сузылган чиратта тора, көтү вакыты 80 сәгатькә кадәр озынайган. 

Чит ил инвестицияләре консультатив шурасы Русия хакимиятен, Беларус-Польша чигендәге миграция кризисы аркасында, эшмәкәрлеккә килергә мөмкин куркынычлар турында кисәткән. Бу хактагы хат беренче вице-премьер Андрей Белоусов исеменә юлланган, дип яза "Коммерсантъ".

Документта язылганча, импортның, шул исәптән беренче чиратта кирәкле булган тауарларның да, 10 проценты тирәсе әлеге чик аша уза. 90 проценттан артыгы – машина транспортына туры килә.

Шура билгеләп узганча, Польша белән чиктәге "Бобровники" чик капкасына йөк машиналары 25 чакрымга сузылган чиратта тора, көтү вакыты 80 сәгатькә кадәр озынайган, ә бер көн туктап тору бер машинага 500 еврога төшә.
Литва һәм Латвия белән чикләрдә дә чиратлар хасил булган. Анда бер машина өчен чыгымнар 300 евродан артып китә.

Хат авторлары хөкүмәттән Латвия белән чик аша йөк агымын арттыруга әзерләнүен сораган.

2021 елда Беларусның Европа берлеге белән чигендә миграция кризисы барлыкка килде. Бу хәл, Александр Лукашенка Европа берлегенә юл тотучы документсыз мигрантларны Беларус тоткарламаячагын белдергәннән соң, килеп чыкты.

Европа берлеге Лукашенканы әлеге кризисны оештыруда гаепли. Соңгы айларда Минскига Якын Көнчыгыштан, башлыча Гыйрак һәм Сүриядән дистәләгән мең мигрант килде. Күпсанлы журналист тикшеренүләре күрсәткәнчә, мигрантларның Европага сәфәрләре Беларус хакимиятләре ярдәмендә оештырылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG