Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә балаларны коронавирустан вакциналау якын айларда башланырга мөмкин


"Спутник М" вакцинасын үсмерләр арасында тикшерүнең беренче һәм икенче өлеше уңышлы төгәлләнгән. Русия сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тикшерү нәтиҗәләрен карый, аннан соң министрлык балаларны вакциналауны башлау турында карар итәчәк, ул бары тик ирекле рәвештә генә булачак.

Балаларны ирекле рәвештә коронавирустан вакциналау якын айларда башланырга мөмкин. Бу хакта Русиянең педиатрлар берләшмәсендәге чыганакка сылтама белән Ura.ru хәбәр итә.

— "Спутник М"ны үсмерләр арасында тикшерүнең беренче һәм икенче өлеше уңышлы төгәлләнде. Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тикшерү нәтиҗәләрен карый, аннан соң министрлык балаларны вакциналауны башлау турында карар итәчәк, ул бары тик ирекле рәвештә генә булачак. Моның якын айларда булуы ихтималы зур, - дип сөйләгән басмага әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта Курски дәүләт медицина университетының җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Владимир Тимошилов балаларны вакциналау 2022 елдан да иртәрәк башланмаска тиеш дип саный.

— Балаларга вакцина ясата башлау өчен тикшерүләрне төгәлләргә һәм вакцина ясатканнарны берничә ай булса да күзәтергә кирәк. Вакцина ясатканнан соң, 3-4 атна дәвамында коронавируска каршы тәнчекләр эшләнеп чыга башлаганда, һәм 3-6 айдан соң өлкәннәрдәге авыруга каршы тәнчекләрнең һәм авыруны йоктыруның динамикасы күзәтелгәндә, кан тамырлары системына һәм кан күрсәткечләренә физик рәвештә, шулай ук лаборатория һәм җиһазлар ярдәмендә бәя бирергә кирәк. Иң яхшысы вакциналау киләсе елда башланырга тиеш, - дигән Тимошилов.

Клиник тикшеренүләр вакытында Мәскәүдә 400 балага вакцинаның беренче дозасы ясалды. Барлыгы 700 үсмер вакцина ясату өчен кирәкле тикшерүләрне үтте. Тулаем алганда тикшеренүләрдә 3 мең бала катнашачак.

Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко балалар өчен әзерләнүче вакцина тикшеренүләренең төгәлләнеп килүен хәбәр иткән иде. Балалар өчен вакцина зурларныкы нигезендә эшләнгән, әмма анда вируслар дозасын киметкәннәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG