Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Русия Украинага Кырымнан һөҗүм итәргә мөмкин


Аннексияләнгән Кырымда Русия хәрбиләре күнегүләре, 2021 елның апреле
Аннексияләнгән Кырымда Русия хәрбиләре күнегүләре, 2021 елның апреле

Мәскәү Украинага һөҗүмен Беларус территориясеннән һәм аннексияләнгән Кырымнан башларга мөмкин дип саный агентлык әңгәмәдәшләре. Басып керүдә йөз мең кешелек 100 төркем катнашыр дип фаразлана.

АКШ НАТОдагы беректәшләренә күзләү мәгълүматларын тапшырган, алар Русия гаскәрләренең саны Украинага басып керергә әзерләнү өчен арттырылуы турында сөйли. Бу хакта үз чыганакларына нигезләнеп Bloomberg яза.

Мәскәү һөҗүмен Беларус территориясеннән һәм аннексияләнгән Кырымнан башларга мөмкин дип белдергән агентлык әңгәмәдәшләре. Басып керүдә барлыгы йөз мең кешелек 100 төркем катнашыр дип фаразлана. Чыганаклар әйтүенчә, янәсе моннан тыш Русия хакимиятләре резервтагы дистәләрчә мең хәрбине чакырткан.

Элегрәк Русиянең Украинага каршы сугыш хәрәкәтләре ихтималы турында Украина саклану министрлыгының күзләү баш идарәсе җитәкчесе Кирилл Буданов та әйткән иде. Аның сүзләренчә, басып керү 2022 елның гыйнварында яки февралендә башланырга мөмкин.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков Русиягә каршы максатчан кампания бара дип белдерде.

Русия Тышкы күзләү хезмәтендә (СВР) Украинага бәреп керү турындагы мәгълүматны кире какканнар. "Килгән мәгълүматларга күрә, АКШ Дәүләт департаменты дипломатия каналлары аша беректәшләре һәм партнерларына, безнең ил территориясендә Украинага бәреп керү өчен көчләр туплануы турында ялган мәгълүмат җиткерә" диелгән СВР белдерүендә.

Махсус хезмәт хәзерге вакыттагы Украина тирәсендәге хәлләрне, 2008 ел вакыйгалары алдыннан Грузиядәге вазгыять белән чагыштырган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG