Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфаның җәмәгать транспортында QR-кодларны очраклы кешеләрдән тикшерәчәкләр


Казандагы җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү
Казандагы җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү

Бүгенге киңәшмәдә Уфа мэры Сергей Греков шундый фәрман биргән.

Уфа мэры Сергей Греков Татарстанда кертелгән яңа тәртипне искә алып, шәһәрнең җәмәгать транспортында ковидка каршы тикшерүләр оештырырга кушкан дип хәбәр итә "УфаТайм".

Аның әйтүенчә, Уфада эпидемиягә каршы көрәш кагыйдәләренең үтәлүен тикшерүче 180 бригада эшли, алар төрле ширкәтләрне дә, кеше күп җыелган урыннарны да тикшерә.

Греков сүзләренчә, Уфа җәмәгать транспортында QR-кодларны һәм сертификатларны тикшерү Татарстандагы кебек мәҗбүри һәм кырыс булмаячак.

— Безнең республикада әлегә бу турыда карар булмаса да, очраклы тикшерүләр уздырырга кирәк, шул исәптән җәмәгать транспортында да, дип уйлыйм, - дигән Греков.

Аның әйтүенчә, ковидка каршы көрәш бригадалары җәмәгать транспортында вакциналауны раслаучы QR-кодларны һәм битлекләрне тикшерәчәк, әмма вакцинасыз кешеләрне транспорттан чыгармаячак. Бу тикшерүләрнең төп максаты — кешеләрне вакцина кадатуга үгетләү ди мэр.

22 ноябрьдән башлап Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Шул сәбәпле кичә Татарстанда җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны 25ләп процентка кимегән, Казанда мең ярымнан артык кешене җәмәгать транспортыннан чыгарып җибәргәннәр.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-код чикләүләре гамәлгә керде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG