Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медуза": төбәкләрдә QR-кодлар аркасында зур протест чаралары башланудан куркалар


Русия президенты аппаратында QR-кодларның Владимир Путин рейтингына зыян китерүеннән куркулары турында да яза басма.

Русиянең күп кенә төбәкләре, зур протест чараларыннан куркып, вакциналауны раслаучы документларны мәҗбүри тикшерү тәртибе кертүдән курка. Әмма төбәк хакимияләре бу мәсьәләгә Русия президенты Владимир Путинның мөнәсәбәте билгеле булмаганга, үз сүзләрен әйтми торырга мөмкин. Бу турыда "Медуза" (Русия хакимияте аны ят агент дип таный) яза.

12 ноябрьдә хөкүмәт Русия думасына транспортта һәм җәмәгать урыннарында вакциналауны раслаучы QR-кодларны тикшерү турында ике канун өлгесе кертте. Алар тиз арада расланыр дип көтелгән иде. Әмма соңрак алар фикерләрен белү өчен төбәкләргә, Җәмәгать пулатына, Хисап пулатына һәм Федерация шурасына җибәрелде. "Медуза" язуынча, хәзер Кремль һәм хөкүмәт бу кануннар белән алга таба нишләргә белми.

"Медуза" белән сөйләшкән кешеләр әйтүенчә, Президент администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе, протестларның көчәюеннән куркып, андый кырыс кануннарга каршы чыга. Анда мондый чикләүләр Владимир Путинның рейтингына зыян китерүдән куркалар, диелә.

Хөкүмәтнең социаль блогына якын бер чыганак "Медуза"га сөйләгәнчә, кайбер төбәкләрдә хәтта халык күтәреше башланудан куркалар.

Хөкүмәтнең үзендә дә бу канун өлгесенә мөнәсәбәт төрле диелә. Пандемиягә каршы көрәш өчен җаваплы түрәләр вакциналауны тизләтү өчен кырыс чаралар һәм QR-кодлар кертүне хупласа, икътисад өчен җаваплы түрәләр кырыс чараларның икътисадый вазгыятькә зыян китерүеннән курка.

Вазгыятьне йомшарту өчен әлеге канун өлгеләрендәге QR-код сүзен "сәламәтлек паспорты" яки башка сүзгә дә алыштырырга мөмкиннәр дип яза "Медуза.

22 ноябрьдән башлап Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк. 22 ноябрьдә Татарстанда җәмәгать транспортында йөрүчеләр саны 25ләп процентка кимегән, Казанда мең ярымнан артык кешене җәмәгать транспортыннан чыгарып җибәргәннәр.

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-код чикләүләре гамәлгә керде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:59 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG