24 ноябрьдә Калифорниядәге Вандерберг хәрби-һава базасыннан галәм аппараты очыртып NASA үзенчәлекле тәҗрибә башлады. Аның максаты – астероидның хәрәкәт итү траекториясен үзгәртү.
Махсус эшләнгән галәм аппараты зур булмаган Дидим астероидына каршы очачак. Ул киләсе елның көзенә кадәр 10 миллион километр араны узып, сәгатенә 24 мең километр тизлек белән астероидка килеп бәрелергә тиеш. Галимнәр бу бәрелү нәтиҗәсендә астероидның хәрәкәт итү траекториясе үзгәрер дип өметләнә.
Дидим астероиды Җир шарына куркыныч тудырмый, ул тәҗрибә өчен уңайлы объект буларак сайланган. Бу тәҗрибә, Җир шарына төшкән очракта һәлакәт китереп чыгарырдай астероидларның яки эре метеоритларның очу юнәлешен ясалма аппарат бәрүе ярдәмендә үзгәртергә мөмкинме, дигән сорауга җавап бирергә тиеш.
Програмның җитәкчесе, NASA хезмәткәре Том Статлер әйтүенчә, кешеләр беренче мәртәбә галәмдәге табигый күк җисеменең хәрәкәт итү юнәлешен үзгәртәчәк.
Конгресс кушуы белән АКШ астрономнары вакыт-вакыт Җир шарына якынлашкан һәм диаметры бер километрдан артыграк булган меңнән артык астероидны күзәтеп тора.
Компьютер модельләренә күрә, Җир шарына астероид белән бәрелешү куркынычы алдагы йөзләгән елларда янамаячак, шулай да мондый куркыныч туу ихтималы аз булса да бар.
Галимнәр Җир шарына төшкән очракта зарар китерердәй эре астероидларның 90 проценттан артыгын ачыклаган, әмма диаметры якынча 150 метр булган кечерәк астероидларның 40 проценты гына ачыкланган.
Астероидка бәрелү – аның хәрәкәт итү юнәлешен үзгәртү өчен иң кулай ысул. Галимнәр шулай ук астероидларны атом яки лазер коралы ярдәмендә юк итүне дә карый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
Бу сынау Җир шарына төшкән очракта һәлакәт китереп чыгарырдай астероидларның яки эре метеоритларның очу юнәлешен ясалма аппарат ярдәмендә үзгәртергә мөмкинме дигән сорауга җавап бирергә тиеш.