Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Югары мәхкәмәсе рәисе Земфира Латыйпова коронавирустан вафат булган


Земфира Латыйпова (1955-2021)
Земфира Латыйпова (1955-2021)

Ул бер айга якын коронавируска каршы көрәшкәннән соң өзлеккән диелә. Аңа 66 яшь иде.

24 ноябрьдә Уфада авырудан соң Башкортстанның Югары мәхкәмәсе рәисе Земфира Латыйпова вафат булган. Аңа 66 яшь иде. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренчел мәгълүматларга күрә, Земфира Латыйпова коронавирустан өзлегеп үлгән. Авыру белән ул бер айга якын көрәшкән.

Земфира Латыйпова 1955 елда Туймазы районында туган. Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң 39 елдан артык мәхкәмә системында эшли.

Башкортстанның Югары мәхкәмәсен Земфира Латыйпова 2019 елның апреленнән җитәкләде. Мәхкәмә системында ул 1982 елдан бирле эшләде. 1988 елда Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә хөкемдар булды.

2009 елда Башкортстанның Югары мәхкәмәсе рәисе урынбасары вазифасына билгеләнде.

2018 елның сентябрендә республиканың Югары мәхкәмәсенең элеккеге рәисе Михаил Тарасенко киткәннән соң, аның урынына Земфира Латыйпованы рәис вазифаларын үтәүче булып билгеләгәннәр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG