24 ноябрьдә Русиянең сәламәтлек саклау министрлыгы 12 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар өчен коронавирустан "Спутник М" вакцинасын терки. Бу хакта Русия президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә Русиянең премьер-министры Татьяна Голикова белдерде.
Аның сүзләренчә, балаларга коронавиустан вакцина ата-аналары рөхсәте белән, яки, 15 яшьтән өлкәнрәк булган очракта, үзенең теләге булганда ясалачак. Үсмерләр вакцинасы кулланылышка декабрь ахырында керәчәк дигән Голикова.
Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко балалар өчен әзерләнүче вакцина тикшеренүләренең төгәлләнеп килүен хәбәр иткән иде. Балалар өчен вакцина зурларныкы нигезендә эшләнгән, әмма анда вируслар дозасын киметкәннәр.
Үсмерләр вакцинасын сынауның өченче этабы ноябрь башында башланган иде. Клиник тикшеренүләр вакытында Мәскәүдә 400 балага вакцинаның беренче дозасы ясалды. Барлыгы 700 үсмер вакцина ясату өчен кирәкле тикшерүләрне үтте. Тулаем алганда тикшеренүләрдә 3 мең бала катнашачак.
Шул ук вакытта Курски дәүләт медицина университетының җәмәгать сәламәтлеге һәм сәламәтлек саклау кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Владимир Тимошилов балаларны вакциналау 2022 елдан да иртәрәк башланмаска тиеш дип саный. "Балаларга вакцина ясата башлау өчен тикшерүләрне төгәлләргә һәм вакцина ясатканнарны берничә ай булса да күзәтергә кирәк", ди Тимошилов.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!