Accessibility links

Чиләбе өлкәсенең Салават Юлаев туган авыл урнашкан җирләре Башкортстанга күчә


Башкортстанга күчәсе җирләрнең мәйданы 2,7 гектар тәшкил итә.

25 ноябрьдә Башкортстан Дәүләт Җыены - Корылтай депутатлары беренче укылышта Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе арасындагы чикләрне билгеләү турындагы канун өлгесен кабул иткән. Аңа ярашлы, Башкортстанга Чиләбе өлкәсенең 2,7 гектар җире күчә. Бу урында Салават Юлаевның туган авылы урнашкан булган.

"Хәтерлим, иҗтимагый фикернең моңа берникадәр ачуы да килгән иде. Текслерга (Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер - ред.) һәм моның белән шөгыльләнгән башка кешеләргә, Чиләбе өлкәсенең җирләрен сатып бетерәсез дип канәгатьсезлек белдерделәр. Әмма бу мәсьәләдә фикер алышулар була алмый. Ике һектар – Чиләбе өчен әллә ни әһәмиятле мәйдан түгел, ә безнең өчен бу урын – изге, чөнки республикабыз каһарманы Салават Юлаев исеме белән бәйле", дигән бу уңайдан Корылтай рәисе Константин Толкачев.

"Бу чикне билгеләүгә Башкортстан республикасы һәм Чиләбе өлкәсенең фикер каршылыклары юк", дип белдергән Башкортстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифаларын үтәүче Дмитрий Суслин.

Башкортстан алга таба Татарстан һәм Оренбур өлкәсе белән дә чикләрен кадастр исәбенә куячак дигән Суслин.

Тарихи чыганакларга караганда, Салават Юлаев туган Тәкәй авылы хәзерге Башкортстан белән Чиләбе өлкәсе чигендә Салават районындагы әлеге вакытта Юлай һәм Идрис дип аталган авыллар арасында урнашкан булган. Ул Шайтан-Көдәй волостенә караган.

Пугачев явын басканда Тәкәй авылына тулысынча янып беткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG