Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда "Нурчылар" эшчәнлеген оештыруда гаепләп өч ир-атны тоткарлаганнар


Гомум фото
Гомум фото

ФСБ белдерүенчә, алар 2020-2021 елларда Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасын булдырган.

24 ноябрьдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Чаллыда Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда гаепләнгән бер ир-атны 23 гыйнварга хәтле сак астына алган. Барлыгы өч ир-атны 23 ноябрь көнне тоткарлаган булганнар. Алар арасында 39 яшьлек Хунар Агаев, 28 яшьлек Айдар Сагеев һәм 22 яшьлек Амрах Әхмәдов. Калган ике ир-атны да сак астына алырга дип прокуратура мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән.

Аларга карата "экстремистик берләшмә төзү һәм әлеге берләшмә белән җитәкчелек итүдә" гаепләү нигезендә җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 282.1 маддәсенең 1нче бүлеге). ФСБ белдерүенчә, алар "Нурчылар" оешмасын 2020-2021 елларда булдырган.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, тентү вакытында тоткарланган ир-атларда видео- һәм аудиоматериаллар, агитация китаплары табылган. Имеш, шулар ярдәме белән алар оешмага яңа кешеләрне җәлеп иткәннәр.

Августта Чаллы шәһәре мәхкәмәсе бер төркем ханымнар белән Сәид Нурси китапларын укыган 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Нәкыя ханым Русиядә "Нурчылар" оешмасын оештыруда гаепләнде. Октябрьда Татарстан Чаллы прокуратурасы шартлы җәза карары белән килешмичә, шикаять итте. Эшне Татарстан Югары мәхкәмәсендә караячаклар.

Нәкыя ханымның адвокаты Руслан Нәгыев Азатлыкка хәбәр итүенчә, мәхкәмә көне әле билгеләнмәгән.

2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды. Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды. Мәхкәмәдә Наумов гаебен танымады һәм "Нурчылар" эшчәнлегендә катнашмавын әйтте.

Габдрахман Наумовның адвокаты Руслан Нәгыев Татарстанның югары мәхкәмәсенә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе карарын шикаять итте. Нәгыев мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруларын һәм Наумовны аклауларын сорый.

12 ноябрьдә мәгълүмат чаралары Татарстанда "Нурчылар" оешмасының тагын өч әгъзасы тоткарлануын хәбәр иткән иде. Тоткарланучылар арасында Казан химия-технология университетының "Лак-буяу материаллары һәм катламнары" кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты Владимир Катнов та бар. Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны "Нурчылар" оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләп ике айга сак астына алды.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG