Кемерово өлкәсенең "Листвяжная" шахтасындагы һәлакәттә 52 кеше, шул исәптән алты коткаручы үлгән. Бу хакта Кемеров өлкәсенең губернаторы Сергей Цивилев хәбәр итте. 38 тау эшчесе һәм 11 коткаручы хастаханәләргә урнаштырылган. Кешеләр газга исергән.
25 ноябрь кичендә Русия баш прокуроры урынбасары Дмитрий Демешин журналистларга, Кузбасс шахтасында гадәттән тыш хәл метан шартлавы аркасында килеп чыккан булырга мөмкин, дип белдергән иде.
Тикшерү комитеты куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать иминлеге таләпләрен бозу сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.
Тикшерү кысаларында шахта мөдирен, аның беренче урынбасарын һәм участок җитәкчесен тоткарлаганнар диелә Тикшеү комитеты сайтында.
- РБК хәбәренә күрә, 2021 елда "Листвяжная" шахтасы җитәкчесе Сергей Махраков "Кузбасс – Русиянең күмер йөрәге" өлкә бәйгесендә күмер шахтасының иң яхшы җитәкчесе дип табылган.
- 2021 елда Ростехнадзорның төбәк идарәсе тикшерүе "Листвяжная" шахтасы эшчәнлеген оештыруда 140ка якын җитешсезлек тапкан. Җитешсезлекләр җилләтү һәм янгыннарга иртә җавап бирү системнарында ачыкланган дип хәбәр итә ТАСС.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!