Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европарламент "Вагнер хосусый хәрби ширкәте"нә каршы санкцияләрне хуплады


Европа парламенты
Европа парламенты

Резолюциядә әйтелгәнчә, европарламентарийлар төрле низаг  зоналарында Русиянең "Вагнер ширкәте" һәм аның белән бәйле хосусый хәрби структуралар тарафыннан кылынган коточкыч җинаятьләрне тәнкыйтьли.

25 ноябрьдә узган утырышында Европа парламенты хосусый хәрби ширкәт сугышчыларының кеше хокукларын бозуын тәнкыйтьләгән резолюцияне хуплаган.

"Вагнер хосусый хәрби ширкәте" буларак билгеле оешмага һәм аның "Русия дәүләте белән элемтәләренә" аерым игътибар биргәннәр дип яза "Deutsche Welle".

Документны хуплап —585, аңа каршы 40 депутат тавыш биргән, тагын 43 депутат тавыш бирүдән тыелып калган.

Резолюциядә әйтелгәнчә, европарламентарийлар төрле сугыш барган урыннарда Русиянең "Вагнер ширкәте" һәм аның белән бәйле хосусый хәрби оешмалары тарафыннан кылынган коточкыч җинаятьләрне тәнкыйтьли.

"Европарламент Русия дәүләтенең бу хәрби төркемнәрне финанслауга, укытуга, алар белән җитәкчелек һәм оператив идарә итүгә җаваплы булуы турындагы саллы дәлилләргә күрсәтә", диелә резолюциядә.

Евродепутатлар "Вагнер хосусый хәрби ширкәтен" һәм башка хәрби подрядчыларны "Русия дәүләтенең, аның мәнфәгатьләренә яраклы эшли торган, ышанычлы оешмалары" буларак карарга кирәк дип саный.

Бу уңайдан алар Мәскәүне Русия Җинаять кодексының 359 маддәсен үтәргә өнди. Әлеге маддә ялланган гаскәриләрне "вербовка"лау, укыту, финанслауны, шулай ук аларны хәрби ызгышларда куллануны тыя.

Резолюциядә әйтелгәнчә, "Вагнер ширкәте" турында беренче мәртәбә 2014 елда, ул Кырымны аннексияләүдә һәм Донбасстагы низагта катнашканнан соң билгеле булган. Документта әйтелгәнчә, яллы гаскәриләр Сүрия, Судан, Мозамбик, Либия, Үзәк Африка Республикасы һәм Венесуэлада да гамәлдә булган.

Европарламент Киевның "Вагнер ширкәте" сугышчыларын җаваплылыкка тартуга кагылышлы тырышлыгын хуплавын белдергән.

Европа берлеге шурасында "Вагнер ширкәте"нә каршы санкцияләр кертү турында килешүләрен дә Европарламент хуплап чыккан.

  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" – Русиянең рәсми булмаган хәрби бүлекчәсе, ул хәрби оешмалар балансында да, юридик затлар реестрында да тормый, әмма журналист тикшерүләре мәгълүматларына күрә, аның сугышчылары Сүриядәге хәрби чараларда һәм Украинаның көнчыгышындагы низагта катнашкан. Шулай ук аларның берничә Африка илендә дә эшләве хәбәр ителгән иде.
  • "Вагнер хосусый хәрби ширкәтен" Русия президентына якын булган эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйлиләр. Русия хакимиятләре яллы гаскәриләр эшчәнлегенә катнашы булуларын кире кага.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG