Accessibility links

Киноханә: декабрь премьералары


Елның соңгы ае, гадәттәгечә, блокбастерлар һәм балалар өчен фильмнарга бай. Бу елның декабрендә Үрмәкүч-кеше турында яңа фильм, Спилбергтан Вестсайд хикәясе мюзиклын, Матрица фильмының яңа өлешен карап булачак.

1. Гуччи йорты (House of Gucci)

Ридли Скоттның чираттагы драмасы Гуччи гаиләсендә хакимлек өчен көрәш тарихына багышлана. Төп вакыйга – мода бренды ширкәтенең варисы Маурицио Гуччины үтерү. Үтерүчене исә аның элекке хатыны Патриция яллаган. Фильм бу вакыйгага аны нәрсә этәргәне һәм бу драматик вакыйгаларның ничек барлыкка килүен күрсәтә.

Атаклы режиссер биографик драмага атаклы Һоливуд йолдызларын чакырган. Маурицио ролен Адам Драйвер уйный, аның хатыны роленә Леди Гага чакырылган. Моннан тыш фильмда Джаред Лето, Аль Пачино һәм Сальма Хайек уйный.

Кемгә карарга: Мода дөньясы һәм биографик драма яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 2 декабрьдән күрсәтелә башлый.
  • Фильмга 18+ (R) рейтингы бирелгән.

2. Вестсайд хикәясе (West Side Story)

Танылган мюзиклны кино экраннарында тәкъдим итү. Режиссер кәнәфиендә Стивен Спилберг үзе. Мюзикл – 1950нче елларда Нью-Йоркта урын алган Ромео һәм Джульетта хикәясе. Ике гашыйк бер-берсенә дошман булган ике урам бандасыннан: ак тәнле эмигрантларның "Ракеталар" һәм пуэрториканнарның "Акулалар" төркеме. Бер төркемгә кергән Тони икенче төркем җитәкчесенең сеңеле Мариягә гашыйк була.

Тони ролен популярлык казана башлаган Энсел Элгорт ("Дивергент", "Гаеп йолызларда") башкарса, Мария роленә Спилберг моңарчы әле кинода төшмәгән 20 яшьлек Рэйчел Зеглерне алган. Сюжет адаптациясен моңарчы "Линкольн", "Мүнһен" кебек фильмнарда эшләгән Тони Кушнер әзерләгән.

Кемгә карарга: Мюзикл жанрын яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 9 декабрьдән күрсәтелә башлый.
  • Фильмга 12+ (PG-13) рейтингы бирелгән.

3. Үрмәкүч-кеше: өйгә кайту юлы юк (Spider-Man: No Way Home)

Елның иң көтелгән фильмнарының берсе. Marvel һәм Sony студияләренең чираттагы уртак җимеше. 2019 елда чыккан "Үч алучылар: Финал" фильмыннан бирле Marvel үз фильмнарына шулкадәр игътибар җыйган юк әле. Тәнкыйтьчеләр дә фильмның 2021 елның иң күп касса җыячак кино булуын фаразлый.

Хәтерләсәгез, узган фильм Питер Паркерның шәхесе бөтен дөньяга ачылуы белән тәмамланды. Моңарчы үрмәкүч-кеше булуын уңышлы яшергән Питер тормышы дәһшәткә әйләнә, күпсанлы кешеләр аңа нәфрәт сүзләрен әйтә, аны полиция тикшерә, туганнары да басым кичерә... Басымны туктатыр өчен Питер ярдәмне Стивен Стрэнджтан сорарга була, ләкин аның ярдәме көтелмәгән нәтиҗәгә китерә.

Зур шау-шу әлеге фильмда рәсми төстә дөньялар галәме тәкъдим ителәчәге белән бәйле. Трейлерлардан күренгәнчә, фильмда элекке кино антагонистлары булачак. Моннан тыш фанатлар элек үрмәкүч-кеше ролен башкарган Тоби Магуайр белән Эндрю Гарфилдның да үз роленә кайтуларын көтә. Студия бу мәгълүматны рәсми инкярь итсә дә, җанатарлар бу хакта хыяллана, теорияләр төзи, трейлерларны җентекләп анализлый.

Кемгә карарга: Marvel студиясе җанатарларына.

  • Русия кинотеатрларында 15 декабрьдән күрсәтелә башлый.
  • Фильмга 12+ рейтингы бирелгән.

4. Матрица: Терелеш (The Matrix Resurrections)

Тагын бер шау-шулы фильм. 20 елдан соң танылган франшиза янә экраннарга кайта. Бу юлы аны Лана Вачовски үзе генә төшергән. Киану Ривз белән Кэрри-Энн Мосс исә үз рольләренә кайткан.

Оригиналь кино вакыйгаларыннан соң Нео белән Тринити янә Матрицага тоташа, ләкин хәзер алар берни хәтерләми. Нео психологка йөри, ул сәер төшләр күрә. Шуннан соң, ак куян рәсеме ясалган татуировкалы кызны күргәч, барысы да яңадан башлана.

Кемгә карарга: Оригиналь Матрица фильмнарын караучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 16 декабрьдән күрсәтелә башлый.
  • Фильмга 16+ (R) рейтингы бирелгән.

5. Җырла 2 (Sing 2)

Уңышлы "Җырла" (Русиядә мультфильм Зверопой исеме белән чыкты) мультфильмының икенче өлеше. Ул үзләрен кешеләр кебек тоткан хайваннарның уйлап чыгарылган дөньясын тасвирлый.

Коала булган продюсерның тормышы җиңел түгел. Шулай да ул тагын да зуррак уңышка ирешергә тели. Моның өчен ул үзенең җырчылар төркемен (гел биюче дуңгыз, чәнечкеле панк-кыз, оялучан фил, зур маймыл-гангстер һәм күп балалы дуңгыз анасы) җыеп, зур мегаполиска юл тота һәм сәхнәдә яңа зур шоу оештырырга тели.

Фильмны инглизчә караучылар танылган Мэттью МакКонахи, Риз Уизерспун, Скарлетт Йоханссон, Тэрон Эджертон тавышларын ишетә алачак.

Кемгә карарга: Бөтен гаилә белән яңа ел алдыннан карарлык яхшы мультфильм.

  • Русия кинотеатрларында 23 декабрьдән күрсәтелә башлый.
  • Фильмга PG рейтингы бирелгән, димәк кечкенә балаларга аны әти-әниләре белән карау киңәш ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG