Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында көтелгән гомер озынлыгы кимегән 


Казандагы зират
Казандагы зират

2019 ел белән чагыштырганда узган ел Татарстанда көтелгән гомер озынлыгы 2,42 елга кыскарган.  

Татарстан хөкүмәте 2021-2025 елларда өлкән буын кешеләренә системлы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын арттыру турындагы төбәк програмын раслаган. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган бу документ Хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Документта Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында көтелгән гомер озынлыгы кимүе әйтелгән. 2020 ел нәтиҗәләренә күрә бу күрсәткеч 72,61 ел булган (хатын-кызларда – 77, 72 ел, ирләрдә - 67,35 ел). 2019 елда көтелгән гомер озынлыгы 75,03 ел булган.

Яңа документка күрә, 2021 елның 1 гыйнварына Татарстанда эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк булган 962,1 мең кеше яши. Бу – республика халкының 24,7 проценты. Соңгы алты елда эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләр саны 7,4 процентка, ягъни 66 мең кешегә арткан. Документта әйтелгәнчә, 2021 елның сентябрь башына республикада озын гомерле 189 кеше – 23 ир-ат һәм 166 хатын-кыз яши.

Аерым алганда, планда өлкән буын вәкилләренең мәшгульлеге өлкәсендә төп проблемнар саналган. Әйтик, эшкә урнашкандагы кыенлыклар, хезмәт эшчәнлеген дәвам итү өчен стимул булмау, эш бирүчеләр арасында тискәре стереотиплар.

Шул ук вакытта документта әйтелгәнчә, 2022 елда эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәкләрне профилактик тикшерү һәм диспансеризацияләү 55,7 процент булырга тиеш. 2021 елдагы бу күрсәткеч исә - 18,4 процент.

Моңа кадәр республикада өлкәннәргә ярдәм итүнең 2021-2024 елларга исәпләнгән програмы эшли иде.

Ноябрь башында Британиянең BMJ журналы, 2020 елда көтелгән гомер озынлыгы кыскаруы ягыннан 37 ил арасында Русия беренче урында тора дип хәбәр иткән иде. Көтелгән гомер озынлыгы Русиядә нык кимегән: ирләрдә 2,33 елга, хатын-кызларда — 2,14 елга.

Русиядә көтелгән гомер озынлыгын Росстат исәпләп чыгара. 2020 елда ул уртача 71,54 ел булган. РБК язуынча, елда көтелгән гомер озынлыгы 2003 елдан соң беренче мәртәбә кыскарган (уртача 1,75 елга).

Хакимиятнең бердәм планы проектыннан күренгәнчә, пандемия чоындагы үлем-китем аркасында Русия 2019 елгы дәрәҗәгә бары тик өч елдан соң гына – 2024 елда гына кайта алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG