Accessibility links

Росгвардиянең дүрт генералы хәрәмләшүләрдә шикләнелә


Росгвардиянең берничә югары дәрәҗәле вазифадагы заты 192 миллион сум акча үзләштерүдә шикләнелә.

Баш хәрби прокуратура, Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре оешмасына "Күчемсез милек" ("Недвижимость") мәгълүмат системын кертү белән бәйле караклыкта һәм вәкаләтләреннән канунсыз файдалануда Росгвардиянең дүрт генералын һәм өч полковнигын шикләнә. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Әлеге систем ведомствоның бөтен объектларын бер реестрда дигиталлаштырырга һәм берләштерергә тиеш булган. Алай да, эшләп китмәгән.

Газета чыганагы сүзләренә күрә, Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотовның шәхси күрсәтмәсе нигезендә эшләгән Росгвардиянең шәхси иминлек хезмәте офицерлары, мәгълүмати системның кәгазьдә генә булуын ачыклаган. Шул ук вакытта аны ясау өчен бюджеттан бирелгән 192 миллион сум тулысынча үзләштерелгән. Тарафлар биш дәүләт килешүе төзегән, алар нигезендә мәгълүмат системы 2016 елга эшләп китәргә тиеш булган.

Газета язуынча, 2017 елда Росгвардиянең югары вазифалардагы заты "Недвижимость" системын кулланышка кертүләре турында ялган актлар имзалаган.

Җинаять эше ачу өчен тикшерү материаллары Баш хәрби тикшерү идарәсенә җибәрелгән.

Басма мәгълүматларына күрә, хәрби прокурорлар зур күләмдә мошенниклык кылуда Росгвардиянең баш элемтә идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Козловны һәм полковник исемен йөрткән өч офицерны шикләнә.

Вәкаләтләреннән канунсыз файдалану турындагы җинаять эшләре Росгвардиянең баш элемтә идарәсенең элеккеге җитәкчесе генерал-лейтенант Алексей Беляковка, аның урынбасары генерал-майор Александр Выродовка һәм Росгвардиянең төзелеш департаменты башлыгы Валерий Дугиновка карата ачылырга мөмкин дип яза "Коммерсантъ".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG