Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Алабуга янында вахта автобусы казасында бер кеше һәлак булган


Автобус казасы
Автобус казасы

Автобус Чаллыдан Алабугага кешеләрне эшкә алып барган.

1 декабрь иртәнге якта "Алабуга" махсус икътисади зонасында вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешкән. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, казада бер кеше үлгән, 21 кеше имгәнгән.

Бер кешене Чаллыдагы Ашыгыч ярдәм хастаханәсенә китергәннәр, бер кеше хастаханәгә барудан баш тарткан. Калган кешеләрне якын арада хастаханәгә илтәчәкләр.

Автобус Алабуга-Гари-Абалач машина юлының 9нчы километрында юл читендә туктап торган йөк машинасына барып кергән. Беренчел мәгълүматларга караганда, йөк машинасының габарит утлары янмаган булган, томан аркасында автобус йөртүчесе аны күрмәгән.

Вахтачылар Чаллыдан "Алабуга" махсус икътисади зонасына эшкә барган.

Казаны тикшерү эшләре бара.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG