Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мичиган мәктәбендә атышта өч кеше үлгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тагын сигез кеше җәрәхәтләнгән. 15 яшендәге үсмер ярымавтомат пистолеттан аткан, аңа коралны узган атнада әтисе сатып алган булган

15 яшьлек үсмер атыш ачуы нәтиҗәсендә, 30 ноябрьдә Мичиган штаты Оксфорд шәһәрендәге урта мәктәпнең өч укучысы һәлак булган. Сигез кеше, шул исәптән укытучы җәрәхәтләнгән. Шикләнелүчене полиция тоткарлаган.

Окленд бүлгесе шерифы урынбасары Майкл Маккейб журналистларга әйтүенчә, атыш җирле вакыт белән 13:00 сәгатьтә булган. Полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Оксфордта килеп чыккан хәл турындагы хәбәргә оператив җавап биргән. Оксфорд Детройттан Төньякка таба 55 километр тирәсе ераклыкта урнашкан.

Һөҗүмдә шул ук мәктәптә укыган 15 яшьлек укучы шикләнелә. Аны полиция тиз арада сак астына алган, укучы каршылык күрсәтмәгән. Һөҗүм итүченең исеме һәм мотивлары билгеле түгел. Мәктәптә тентүләр уза.

Шикләнелүче ярымавтомат пистолеттан аткан, аңа коралны узган атнада әтисе сатып алган булган диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG