Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә һәм башка илләрдә "омикрон" аркасында чикләүләрне кырыслаталар


30 ноябрьгә булган мәгълүматларга күрә, кимендә 20 илдә, шул исәптән Европа берлегенең 11 илендә коронавирусның яңа штаммын йоктыруның барлыгы 200дән артык очрагы ачыкланган.

Төрле илләрнең хакимиятләре коронавирусның Көньяк Африка республикасында табылган "омикрон" штаммы таралуга юл куймау өчен чикләүләр кертүне һәм карантин чараларын кырыслатуны дәвам итә.

30 ноябрьгә булган мәгълүматларга күрә, кимендә 20 илдә, шул исәптән Европа берлегенең 11 илендә коронавирусның яңа штаммын йоктыруның барлыгы 200дән артык очрагы ачыкланган. Европаның авыруларны күзәтү һәм профилактика үзәге хәбәренә күрә, Европа берлегендә билгеле булган барлык 44 очрак та симптомнарсыз яки беленер-беленмәс симптомнар белән генә узган. Европа берлегендә авыр итеп чирләү яки үлем очраклары теркәлмәгән дип искәртәләр үзәктә.

Русиядә әлегә COVID-19 йоктырган бер генә кешедә дә "омикрон" штаммы ачыкланмаган. Бу хакта 30 ноябрьдә Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова хәбәр иткән иде.

Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш инфекционисты Владимир Чуланов Русиядә яңа штамм якында барлыкка килергә мөмкин дип белдерде.

Әмма ул авыр итеп чирләүгә сәбәпче була ала яки үлемгә китерергә мөмкин дип фаразлар өчен нигезләр юк дип саный Гамалея үзәге профессоры Анатолий Альтштейн.

Британия галимнәре белдерүенчә, әлегә вирусның бу төре чирнең авыр узуына ничек йогынты ясаячагы турында һәм гамәлдәге вакциналарның аңа каршы нәтиҗәлелеге турында сөйләргә иртәрәк.

Шуңа да карамастан, Русия хакимиятләре "омикрон" штаммы барлыкка килү белән бәйле рәвештә кайбер чикләү чараларын кырыслата.

28 ноябрьдән Русия Африканың берничә дәүләте, шул исәптән Көньяк Африка республикасы, шулай ук Һонконг ватандашларына илгә керүне чикләде.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова, коронавирусның яңа штаммын йоктыру куркынычы югары булган илләрдән Русиягә кайтучылар 14 көн карантинда булачак, дип белдерде.

Моннан тыш, ПЦР-тестларының вакыты кыскара: COVID-19га тискәре тест элекке кебек 72 сәгать түгел, 48 сәгать кенә гамәлдә булачак.

Америка хакимиятләре дә АКШка кергән барлык кешеләргә, шул исәптән американнарга тест уздыру таләпләрен кырыслатырга ниятли, дип хәбәр итә The Washington Post газеты.

Басма мәгълүматына күрә, АКШка керергә ниятләгән барлык кешеләр вакцина ясаткан булу-булмавына һәм кайсы илдән килүенә карамастан, очып киткәнче бер көн алдан тест ясатырга тиеш булачак. Моннан тыш, хәтта тест нәтиҗәсе тискәре булган очракта да, өч-биш көн эчендә һәм бер атналык карантинда кабаттан тест уздыру мөмкинлеге карала.

Грециядә вакцина ясатудан баш тарткан 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен 100 евро күләмендә штрафлар кертелде.

Штрафны һәр ай түләргә кирәк булачак. Барлык акчаларны Греция хастаханәләрен финанслау өчен махсус фондка юллаячаклар. Ил премьер-министры сүзләренчә, анда нигездә 60 яшьтән өлкәнрәкләр дәвалана һәм, кызганыч, күбесе вафат була.

Премьер коронавирусның яңа штаммы җитди борчу уятуын искәрткән, "чөнки коронавирус безне гел гаҗәпләндереп тора, әлегә исән калу өчен җирлек таба, аеруча вакцина ясатмаучылар арасында" дип белдергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG